Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Апрель
2022

Яз башыннан Россиядә вакансияләр саны 20 процентка арткан

0

Яз башыннан эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр саны 20 процентка артты, диде вице-премьер Татьяна Голикова. Шулай итеп, «Работа в России» порталында бүген 2 млн вакансия бар. Ә эшсезләр саны марттан бирле үзгәрмәгән.

«Агымдагы елның 1 мартына булган мәгълүматлар буенча, мәшгульлек үзәкләрендә 682,8 мең кеше теркәлгән, ә 19 апрельгә – 678, 2 мең кеше», - диде вице-премьер. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Эш урыннарын саклау һәм эшсезлекне арттыруга юл куймау өчен икътисадка ярдәм итү чаралары планын гамәлгә ашыру турында искәртте ул.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренчә, бүген мәшгульлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән актив чаралар кабул ителә. 7 меңнән артык эш бирүче хезмәттәшлек итү өчен мәшгульлек үзәкләре базасына кертелгән, аларның 650се өчен шәхси чаралар планы эшләнгән. Анда федераль һәм төбәк ярдәм чаралары кертелгән, алар хезмәт коллективларын сакларга ярдәм итәргә тиеш.

65 төбәктә катлаулы икътисади вазгыятьтә калган компанияләргә кураторлар билгеләнгән.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Ольховский

Экс-теннисист Ольховский: многие не верят травмам Джоковича






Дерматолог МОККВД Нетесова напомнила о риске заражения детей педикулезом зимой

Что нужно знать о новых штрафах для «зайцев» в Петербурге

Жить стало векселей // «Дочка» «Садового кольца» не смогла отказаться от договоров с уфимским банкротом

Свыше 110 уроков пенсионной грамотности провели сотрудники Отделения СФР по Москве и Московской области