(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, «Илкүләм өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Нәрсә ул бәхет?» документаль тикшеренү фильмын тәкъдим итте. Картина Россиядә яшәүче төрле һөнәр, дин һәм социаль катлау вәкилләренең бәхеткә мөнәсәбәтен тикшерә. Шул ук вакытта илнең күпмилләтле характерына аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, фильмны оештыручылар сүзләренә караганда, анда «бәхеткә ирешү коралы буларак, һәр кеше тормышында илкүләм проектларның роле дә чагылыш тапкан». Кино Россиянең сигез шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Казан, Мурманск, Нальчик һәм Элистада төшерелгән. Тасманың геройлары төрле һөнәр һәм милләт кешеләре. Фильм Россия Федерациясендә төрле милләт вәкилләре яшәвен, бәхет темасының социаль хәленә, этник һәм дингә карамастан, барысын да берләштерүен, шулай ук «бәхеткә ирешү өчен бер инструмент буларак илкүләм проектларның уңай имиджын формалаштыру»ны искә төшерүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда, коронавирус пандемиясе башлангач, икътисади кризис нәтиҗәсендә, аларның максатларына төзәтмәләр кертелгән.