Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Новости за 21.01.2015

Урлау белән бәйле җинаятьләр кимеми

«Зәй офыклары» 

10-16 гыйнварда Зәй эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән. Атна дәвамында шәхескә карата авыр җинаять кылыну очраклары юк, әмма милеккә карата кылынган җинаять очраклары берничә. Мәсәлән, 19 гыйнварда “Машиностроитель” гараж ширкәтендә бер гараждан тәгәрмәчләр, машина запас частьләре урлануы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993 нче елгы ир-егетләрне тоткарлаган. Үткән атнада 2014 елның ноябрендә кылынган җинаять тә ачылган. Анда билгесез... Читать дальше...

Шәһәр юбилейларга әзерләнә

«Заман сулышы» 

Шәһәрнең – 60, “Лениногорскнефть”нең – 70 еллык юбилейларына әзерләнү буенча район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә оештыру комиссиясе утырышы узды.  Шәһәрлеләрнең күз алдында юбилей уңаеннан зур эшләр башкарыла. 2 нче мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Ул республика һәм “Татнефть”нең финанс ярдәме белән сафка басачак. Быелның 1 сентябрендә ул укучыларны кабул итәр дип көтелә. 

Читать дальше...

Инсаф ИСЛАМОВ: «ҖЫР ЯПОННАР БЕЛӘН ДУСЛАШТЫРДЫ»

«Әлмәт таңнары» 

Татарстанның атказанган машина төзүчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Исламовны төбәгебездә беләләр һәм яраталар. Узып киткән Мәдәният елын йомгаклап, Әдәбият елына аяк баскан дәвердә ул 70 яшьлек юбилеен каршылады.

Читать дальше...

Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә түбәтәй киеп укыйлар

«Әлмәт таңнары» 

100 елга якын тарихы булган 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары түбәтәй киеп укый башлаган. Узган елны биредә татар сыйныфы ачканнар. Хәзер 25 бала саф татар телендә белем ала. 25 - "Әлмәт таңнары" өчен быел юбилейлы сан. Әлеге 25 бөртек укучының түбәтәй киеп укуын без дә күреп кайтырга булдык.

Читать дальше...

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар бара (фотолар)

«Зәй офыклары» 

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашында патриотик чара үтте. Аны мәдәният йорты “Ветеран” клубы, “Мирный” территориаль-иҗтимагый үзәге белән берлектә оештырды. Чара өлкән буын белән яшьләрнең дустанә аралашуы, элекке җырларны искә алу белән җылы атмосферада үтте.



Белешмәне күпфункцияле үзәк бирә

«Зәй офыклары» 

Кешенең хөкем ителгәнме, юкмы икәнлеге турында, җинаять эше буенча теге яки бу кешегә карата тикшерү эшенең туктатылуы турында белешмәләр алу хәзер күпфункцияле үзәк аша башкарыла. Россия Федерациясе эчке эшләр министрының стас-сәркатибе И. Н. Зубов күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, бу турыда белешмә алу өчен республиканың Эчке эшләр министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенә, Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләреннән файдалану буенча интернет аша турыдан-туры гариза язып та... Читать дальше...

“Урман янгыннан курка” рәсем конкурсы игълан ителгән

«Заман сулышы» 

Регионара җәмәгать оешмасы “Табигатьне саклау союзы” “Урман янгыннан курка” рәсем конкурсы игълан иткән.  12 гыйнвардан 12 февраль аралыгында мәктәп туры үткәрелә, дип хәбәр ителә район мәктәпләре сайтында. 

ЗАГС тарафыннан башкарыла торган юридик гамәлләр өчен дәүләт пошлиналары күләме артты

«Әлки хәбәрләре» 

 news.rambler.ru 

Быелдан гражданлык халәтен теркәү һәм ЗАГС тарафыннан башкарыла торган бүтән юридик гамәлләр өчен  дәүләт пошлиналары күләме артты.

Хәзер өйләнешүчеләргә никахны теркәгән өчен (таныклык бирүне дә кертеп)  350 сум түләргә кирәк булачак. Моңа кадәр бу 200 сум иде. Аерылышканда исә ир белән хатынның  икесенә дә 650 шәр сум пошлина түләү каралган (400 сум иде). Әгәр ир белән хатынның берсе хәбәрсез югалса, эшкә, хокукка сәләтсез дип табылса яки җинаять кылган... Читать дальше...

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә Замбия егете Алан белән очрашу

«Заман сулышы» 

20 гыйнвар көнне шәһәребезнең 6 нчы мәктәп укучылары Санкт-Петербург университетының 4 нче курсында укучы Замбия шәһәреннән килгән Алан белән очрашты, дип хәбәр итә мәктәп сайты.  Укучылар Аланга инглис телендә сораулар бирде. Аның гаиләсе, ул яшәгән илнең традицияләре, аның нәрсә белән мавыгуын сорады. Киләчәк  карьерасы турында кызыксынды.  

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесенә сорауларыгызны бирегез

«Әлмәт таңнары» 

29 гыйнварда, пәнжешәмбе көнне “Знамя труда” газетасы редакциясе ТР Пенсия фондының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча идарәсе начальнигы Фая Атлас кызы Якупова белән турыдан-туры элемтә үткәрә.

Читать дальше...

Иң зур хезмәт хакы-Әлмәттә

«Әлмәт таңнары» 

Татарстанның барлык шәһәрләре белән чагыштырганда Әлмәттә иң югары хезмәт хакы алалар икән – 32 776 сум. Моны Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткән.

Читать дальше...

Банкларда кредит проценты арткан

«Заман сулышы» 

Доллар, еврога бәйләнешле рубльнең кыйммәте төшкәнгә, банклар бирә торган кредитларның проценты да шактый югары үрмәләгән. Банклар тәкъдим итүче кредитлар турында белер өчен, өч эре банкның интернеттагы рәсми сайтына күз салдым. Кредитларның төре күп булып, шартлары да төрле булганга, халык арасында иң популяры – кулланучы кредитына тукталдым. 

Читать дальше...

Лениногорскида “тычкан чире” йокламый

«Заман сулышы» 

Ел башланырга өлгермәде, бездә ВИЧ-инфекцияле бер очрак теркәлгән инде.  Бу турыда республика буенча кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе сайты хәбәр итә.  Андагы мәгълүматтан күренгәнчә, 26 декабрь – 15 гыйнвар аралыгында Лениногорскида “тычкан чире” эләктергән 20 авыру теркәлгән. Чагыштыру өчен: Казанда – 21, Чаллыда – 23, Мамадышта – 12.

“Заман сулышы”на язылсагыз февральдән киләчәк

«Заман сулышы» 

Почта бүлекчәләрендә “Заман сулышы”на язылу дәвам итә. 

Туган-тумача, якыннарыгыз язылырга онытканмын дип, борчыламы? Аңлатыгыз: 25 гыйнварга кадәр почтага мөрәҗәгать итсәләр, газет 1 февральдән килә башлаячак. Биш айга язылу бәясе – 350 сум.

Нияз Җәләлов икенче тапкыр өйләнгән (ФОТО)

«Әлки хәбәрләре» 

 vk.com

Татар шоу-бизнесына атлап кергәннән бирле автор-башкаручы Нияз Җәләловның кеше теленнән бер төшкәне юк. Тегеләй дә сөйлиләр, болай да сөйлиләр. 50 гә җиткәндә генә сәхнәгә чыккан, тавышы бөтенләй юк дип гайбәт чәйнәүләре җитмәгән, инде беренче хатыныннан аерылып, яшь хатын белән мәхәббәт җепләрен бәйләгән дигән сүзләр күп йөри. Җырчы үзе дә бу гайбәтләрдән тәмам туйган, соңгы ноктаны Intertat.ru өчен махсус оештырылган эксклюзив әңгәмәдә  куярга булдык.


- Нияз әфәнде... Читать дальше...

Лениногорскиның социаль яклау бүлегендә яңа җитәкче

«Заман сулышы» 

Лениногорск социаль яклау бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул элек «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшләгән Миләүшә Сәлим кызы Сарыймова.

Мәскәү - Бөгелмә яңа рейсы ачылды

«Заман сулышы» 

2 февральдә «РусЛайн» авиакомпаниясе Мәскәү - Бөгелмә яңа юнәлешен ача. «Домодедово» аэропортыннан очышлар, шимбәдән кала, һәр көнне гамәлгә куела. Пассажирлар 50 кеше сыешлы, барлык уңайлыклар тудырылган "Bombardier CRJ100/200" Канада самолетларында оча.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса