Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 15.05.2023

Бөгелмә районында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышы солдатларына һәйкәл куйганнар

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмә районы халкы үзара салым программасы буенча җыелган акчага Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл халкына һәйкәл ясады һәм урнаштырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев сайтын тәкъдим итү чарасы узды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасы Милли архивында шагыйрь, галим-филолог, публицист, җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның мультимедия архивы презентациясенә багышланган тантаналы чара узды. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...

«Республика Татарстан» журналисты Ирина Мушкина белән хушлашу Казанда 17 майда узачак

Tatar-inform.tatar 

«Республика Татарстан» газетасы журналисты Ирина Мушкина белән хушлашу 17 майда Казанның Самосырово зиратында узачак. Аңа кадәр священномученик Кирилл храмында отпевание булачак.

Читать дальше...

Санкт-Петербург татар халык театры татар телендә детектив карарга чакыра

Tatar-inform.tatar 

«Былбыл» театры (Санкт-Петербург) 2022 елда «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»ндә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурста җиңде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Читать дальше...

Аксубайда боз яуганны видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Аксубайда бүген эре боз яуган. Бу күренешне видеога төшергәннәр.

Кадрлардан күренгәнчә, борчак зурлыгыннан эрерәк боз кисәкләре Аксубай халкының бакча участокларын каплап алган.

Кайберәүләр, табигать күренешләре аркасында булачак уңышка зыян килергә мөмкин, дип борчыла.

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләргә Ленинград өлкәсендә истәлек такталары ачылды

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләргә Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Бугры урта гомуми белем бирү мәктәбендә истәлек такталары ачу тантанасы узды. Ул хәрбиләр бу мәктәпне тәмамлаган булган. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Россия Фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Фәнни-технологик үсеше комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Нижневартовск эшмәкәрләре янгында каза күргән Эчкен авылындагы бер гаиләгә йорт салачак

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев төрле төбәкләрнең янгында каза күргән Йлдыз (Эчкен) авылында яшәүчеләргә ярдәмнәре турында сөйләде. 

Читать дальше...

Һәлак булган Диана Сәфәрованың балаларын кем тәрбияләячәге билгеле

Tatar-inform.tatar 

Юл һәлакәтендә вафат булган Диана Сәфәрова балаларының опекуннары әбиләре һәм бабалары булачак. Бу хакта «Интертат»ка интервьюда Диананың туганы, җырчы Әнвәр Нургалиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан боксерлары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләр яулады

Tatar-inform.tatar 

Самарада 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстанның яшь боксчылары, алты медаль яулап, беренче урынны алды.

Читать дальше...

Данис Шакиров Йолдыз авылы турында: Татар халкы белән бергә авылны торгызачакбыз

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Йолдыз (Эчкен) авылы торгызылачак, диде. Ул авылда бу эшләрне алып барырлык татар лидерлары булуын әйтте

Читать дальше...

Чувашия мәчетләрендә хаҗ турында вәгазьләр айлыгы уза

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Өч сәхәбә» Үзәк Җәмигъ мәчетендә җомга намазында Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов хаҗ һәм аның файдасы турында сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус операция вакытында хәрби хезмәттәге чит ил кешесенә гражданлык алу гадиләште

Tatar-inform.tatar 

Россиядә махсус хәрби операция вакытында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүче чит ил кешеләренә гражданлык бирүне гадиләштерделәр. Моннан тыш, закон аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән уллыкка алынган балаларга да кагыла. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады.

Читать дальше...

Татарстанның Алабуга шәһәреннән мобилизацияләнгән биш бала атасын сугыштан кайтармыйлар

Azatliq.org 

Вячеслав һәм Ирина Демьяновларның биш баласы бар, әмма ир өч баланың үз атасы түгел. Ялга кайткан чагында Вячеслав Демьянов хатынының балаларын уллыкка алган һәм рәсми рәвештә күп балалы ата булган. Әмма шуннан соң да аны сугыштан кайтармаганнар.

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең финалы узды. Республика этабы җиңүчеләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде






Григорий Лепс решил ответить на нападки Артемия Троицкого

СК: гражданин США получил почти 10 лет за убийство сестры в Мытищах

Омбудсмен напомнила родителям о правилах детской безопасности на отдыхе

Суд: Брата фигуранта дела о теракте в «Крокусе» арестовывали за хулиганство