Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 08.05.2023

Эчкен авылын янгыннан соң торгыза алырлармы: бар өмет Татарстанга

Azatliq.org 

Курган өлкәсе татарлар яшәгән Эчкен авылында янгын чыгып йортларның күпчелеге янып беткән. Халык мәктәптә, туганнарында төн куна. Авылга һуманитар ярдәм инде килә башлаган. Ярдәм итү өчен Татарстанда штаб төзелгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Аксубайда мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районының Шәрбән авылында Алмаз Тимбиков истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ял итү өчен отышлы вакытны һәм отпуск акчасын исәпләү тәртибен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге җәй көне отпуск алуны өстен күрә. Ялны дәүләт бәйрәмнәре хисабына озайтырга мөмкин. Айда эш көннәре күбрәк булган саен, ял алу отышлырак, чөнки бу очракта смена өчен түләү уртача хезмәт хакы күләменнән югарырак. Бу хакта Объясняем.РФ Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...



Кузбасста «Мәрхәбә» мөселман халыклары мәдәнияте бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

Кузбассның Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә «Мәрхәбә» мөселман халыклары мәдәнияте бәйрәме узды. Ул «Мөхәррам» мөселманнар дини оешмасы инициативасы белән үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин чит ил җитәкчеләрен һәм халыкларын Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне алдыннан чит ил лидерларына һәм халыкларына котлау телеграммалары юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөслимдә Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның истәлеген мәңгеләштерделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов бюстын ачтылар. Ул Бөек Ватан сугышының беренче елында ук герой исеменә лаек була һәм Ленин ордены, ә 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Читать дальше...

Марс Тукаев: Курган өлкәсе Эчкен авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев фикеренчә, Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту.

Читать дальше...

Курган өлкәсендәге татар авылы Эчкендәге янгында кимендә 5 кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Бүген төнлә Курган авылы Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгында 6 кеше кеше һәлак булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га авылның имам-хатыйбы, эшмәкәр, милли оешма җитәкчесе Әхмәдулла Хәбибуллин.

Читать дальше...

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры Тани Әхмәд Әл-Зәйүди белән очрашу үткәрде. Чара AIM Global 2023 инвестиция форумы мәйданында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейболчыларын кабат Россия чемпионы булу белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы уенчыларын һәм җитәкчелеген унберенче тапкыр Россия чемпионы булу белән котлады. Парламент җитәкчесе «Зенит-Казан» волейбол клубының президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов һәм клуб директоры Олег Брызгалов адресына котлау телеграммалары юллады.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида форумда Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ел саен үткәрелә торган AIM Global 2023 XII инвестицион форумының хөрмәтле кунагы булды. Ул «Дөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашучылар алдында халыкара эксперт буларак чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте һәм кунакларны «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Дума депутаты "дус булмаган" ил ширкәтләре  тауарларын "Русия дошманы җитештергән" дип тамгаларга тәкъдим итә

Azatliq.org 

Алексей Журавлев мондый тауарларны эре язулар белән, иң күренә торган урынына тамгаларга кирәк ди. "Сатып алучы акчаларын биргән чагында, шул исәптән дус булмаучыны финанславын да белеп торсын”, дигән ул.

Үзбәкстанда вакытыннан алда президент сайлаулары көне билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстанда президент сайлаулары вакытыннан алда булачак, ул 9 июльгә билгеләнде. Әлеге карарны Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев имзалады. Бу хакта РИА Новости аның Телеграм-каналындагы хәбәренә сылтама белән хәбәр ителә.

Читать дальше...

Курган өлкәсе территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсендә төбәкнең торак пунктларына янаган 9 ландшафт янгынының өчесен локальлизацияләгәннәр (Варгашинск муниципаль округының Попово авылы, Шадринск муниципаль округының Плоская авылы, Кодское авылы Шатровск муниципаль округының Кодское авылы) һәм берсен (Альменевск муниципаль округының Иванково авылы) тулысынча сүндерә алганнар.

Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып бетүе турында хәбәр иткән идек. Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис






СК: гражданин США получил почти 10 лет за убийство сестры в Мытищах

Герои России, меры поддержки многодетных семей и показ «Карины» в стране: топ-10 новостей недели

В Екатеринбурге пройдет благотворительный забег Ural Legal Run

Авиакомпанию S7 оштрафовали на 30 тысяч рублей за нарушение прав пассажиров