Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 23.05.2023

Актаныш районында республикакүләм Сенаж көне узды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Актаныш районында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре өчен республикакүләм Сенаж көне узды. Семинар-киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерү буенча Россиядә икенче урынны алды

Tatar-inform.tatar 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Татарстан Дагыстаннан соң Россиядә икенче урында тора. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча төбәкләр бишлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Рейтингны Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2022 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм +31 градуска кадәр эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 24 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Прописка буенча яшәмәгән өчен штраф салудан туктарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Депутатлар төркеме Дәүләт Думасына гражданнарга теркәлү урыны буенча яшәмәгән өчен штраф салуны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков белдерде. Хәзер прописка буенча яшәмәгән өчен штраф 2 мең сум чамасы тәшкил итә. Бу хакта ТАСС яза.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсенең «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсе Арслан авылының «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә чит ил паспортын гамәлдән чыккан дип тану сәбәпләрен расладылар

Tatar-inform.tatar 

Чит ил паспортын югалту, шәхси мәгълүматларны үзгәртү, гамәлдә булу вакыты чыгу һәм башка берничә сәбәп чит ил паспортын гамәлдә түгел дип тануга сәбәп булырга мөмкин. Бу закон проектын йомгаклау укуында Дәүләт Думасы кабул итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

История села Чишма

Tatobzor.ru (Казань) 

Чишма (Чишмә авылы) — село в Актанышском районе Республики Татарстан. Входит в состав Аккузовского сельского поселения,расположено вблизи границы с Республикой Башкортостан, в 17 км к югу от села Актаныш. Село Чишма основано в начале 20 века. Со времени основания входило… Далее



Махсус операциядә катнашучы студентлар өчен өстәмә ташламалар кертергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы университетларга һәм башка югары уку йортларына махсус операциядә катнашучы студентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр җибәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәхкәмә канунсыз эшләреннән җибәрелгән Башкорт опера театры музыкантларына ике миллион сум түләттерү карары чыгарган

Azatliq.org 

Былтыр декабрьдә Уфаның Киров район мәхкәмәсе аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә дип карар чыгарган иде. Музыкантлар моны шикаять итте.

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия ияләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә ия булган укучылар исемлеге билгеле. Быелгы премиягә Рамазан Сәләхов һәм Эльвина Мусина лаек булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Иранның Генераль консулы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Алар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран белән Татарстанның һәрьяклап хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Аньхой провинциясе - Кытайның тиз үсеш ала торган төбәкләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясе губернаторы Ван Циньсян белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Шәймиевне Андрей Первозванный ордены алуы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә Мәскәүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләү тантанасыннан фото куйды. Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин аңа Россия Федерациясенең югары бүләге - Андрей Первозванный орденын тапшырды.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»


Фәрит Мөхәммәтшин чыгарылыш укучыларын «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм тантаналы линейкалар уза. Татарстанда 2022-2023 уку елында 11 сыйныфны - 15 мең һәм 9 сыйныфны 40 меңнән артык укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бүген Казанның Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен яңгырады. Чыгарылыш укучыларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Читать дальше...

Шәймиев Путинга: Сез халкыбызны берләштерә алдыгыз

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россия катлаулы вазгыять кичерә, шуңа да карамастан Россия Президенты Владимир Путин илнең күпмилләтле һәм күпконфессияле халкын берләштерә алды. Бу хакта Кремльдә бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде






Школьники высадили 20 деревьев во дворе гимназии № 1 в Балашихе

Болховский священник благословил призывников на службу в армии России

Названа лучшая картина ММКФ-2024

На станции Конаково в Тверской области электричка сбила мужчину