Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 12.05.2023

Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде. Җаваплы вазифага РФ Президентының 2023 елның 10 маендагы 332нче карары нигезендә Нияз Галимҗанов билгеләнде. Ул вазифасын намус һәм гаделлек белән башкарырга, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәргә тантаналы рәвештә ант итте. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда беренче розарий барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

ТР Мамадыш районы матбугат хезмәте

Татарстанда беренче розарийны Мамадыш районында төзергә җыеналар. Аны Мамадыш кешесе 31 яшьлек Ромик Палян башкарып чыгарга җыена. Бер гектар җирдә ул атнасына 40 меңгә кадәр роза үстерә ала, нигездә, Голландия сортларына өстенлек биреләчәк.

«Татар-информ»га район хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шушы күләмдәге розаны урнаштыру белән проблема булмаячак. Чәчәкләрне Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия һәм Киров өлкәләренә дә җибәрергә планлаштыралар. Читать дальше...

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салынды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм редакторлары Түбән Новгород өлкәсенә эшлекле сәфәр вакытында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Читать дальше...

Минск өлкәсендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган халыкара конкурс булды

Tatar-inform.tatar 

Минск өлкәсенең Червенск районы Смиловичи шәһәр бистәсе Мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган халыкара конкурс буенча йомгаклау чаралары узды.

Читать дальше...

Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек баланы таптаткан, аны Казан хастаханәсенә китергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек малайны таптаткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Халыкара Нуриев фестивале KazanForum мәдәни программасын ачты

Tatar-inform.tatar 

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумының мәдәни һәм эшлекле чаралары программасын ачты. Киләсе атнада күргәзмә, концерт, спорт ярышлары һәм эшлекле очрашулар дәвам итә һәм Болгарда «Изге болгар җыены» бәйрәме белән тәмамлана.

Читать дальше...

Марат Әхмәтов: Җәмгыять бала өчен укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов бала өчен җаваплылыкны укытучы һәм мәктәпкә генә йөкләделәр дип саный.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка белән товар әйләнеше артуы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Джанита Абейвикрема Лиянага белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Әгъзам Гобәйдуллин: Урбанизация процессын туктата алмасак, авылда укытучыларга эш калмый

Tatar-inform.tatar 

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, урбанизация процессын туктатып булмаса, авылда укытучыга эш булмаячак.

Читать дальше...

«823 километр» фильмы әзер, ләкин премьерага кадәр фестивальләргә җибәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Әмирхан Еники хикәяләре нигезләнгән «823 километр» фильмы «Мир» кинотеатрында премьера алдыннан ябык күрсәтелде. Әлегә премьера һәм прокат вакыты билгеле түгел.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин илкүләм проектлар буенча фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

«Илкүләм проектлар: Татарстан 2022» республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Зур конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Татьяна Ларионова тапшырды.

Читать дальше...

Миңнеханов Сәфәровны татарстанлыларның Россия Президентына ышанычы өчен җаваплы итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча чаралар координаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертте. Документ Татарстан җитәкчесенең сайтында пәйда булды.

Читать дальше...

Путин Россиядә югары белем дәрәҗәләрен үзгәртү турындагы карарны имзалады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин югары белемнең өч дәрәҗәле системасын кертү турындагы карарга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби премия лауреатларын билгеләде. Остаханәләр һәм Әлмәт белән Чаллы бүлекчәләре аша тәкъдим ителгән кандидатлар яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

Читать дальше...

Алмаз Ахметшин принял участие в заседании комиссии “Единой России”

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин участвовал в работе заседания комиссии по вопросам содействия в информировании и реализации нацпроектов регионального отделения партии «Единая Россия» в Казани.

Путин Татарстанның ике кешесен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче Рөстәм Әхмәдишин һәм Гөлнара Фазлыева «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






Михайлов поставил точку в скандале с Пугачевой, назвав ее «великим человеком»

В РУСАДА отметили рост числа нарушений после использования БАДов

Мария Захарова: Кишинев упорно не реагирует на призывы Тирасполя начать переговоры

Песков: РФ в случае изъятия ее активов будет бесконечно отстаивать свои интересы