Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 17.05.2023

Түбән Камада «Президент ярышлары» финалы башланды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада 38нче «Вектор» лицее базасында укучыларның «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы финалын ачу тантанасы булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкярләре кайтарыла

Tatar-inform.tatar 

Изге Болгар җыены кунаклары өчен борынгы Болгар шәһәрендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. һәм аның сәхабәләренең изге 10 ядкәрен күрсәтәчәкләр. Аларны Татарстанга беренче тапкыр алып киләчәкләр.

Читать дальше...

Уфада «Нур» театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында спектакль тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

24-25 майда «Нур» Уфа дәүләт татар театры «Туташ» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Ул Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча Гөлнур Усманова куелышында күрсәтелә. Режиссер – Башкортстанның халык артисты, Шәйхзада Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Ул спектакльне театраль роман жанрында эшләгән. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...

Миңнеханов чит ил сәүдә палаталары җитәкчеләренә: Татарстан партнерлыкка һәрвакыт ачык

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчелеге белән очрашты. Алар Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумында катнашырга Казанга килде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанның Малайзия белән фәнни хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Малайзиягә фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне арттырырга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең югары белем министры Датук Сери Мохамед Халед бин Нордин белән очрашуда шулай дип белдерде. Мәсәлән, югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне киңәйтү, студентлар һәм укытучылар белән ешрак алмашу һәм фәнни проектларны бергәләп эшләү мөһим.

Читать дальше...

Хәрби операциядәгеләрнең хатыннарына югары белем алуга ташлама булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

35 яшькәчә булган һәм махсус хәрби операциядә катнашучы белән рәсми никахта булган Россия кешеләренә бакалавриат һәм белгечлек буенча бушлай белем бирергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальковка мөрәҗәгать итте. RT телеканалы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Бәһрәйн белән товар әйләнешен «мөмкинлекләргә туры килми» дип бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Бәһрәйн – якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисади партнер. Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында аның белән мөнәсәбәтләрне үстерергә омтыла, әмма әлегә республика белән товар әйләнеше күп түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн юстиция, ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нуаф Бин Мөхәммәд Әл-Маауда белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...



Татарстанда кайчанга кадәр җылы булачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга җәйге эсселек май уртасында килде. Синоптиклар фаразлавынча, аномаль җылылык ким дигәндә киләсе атна башына кадәр торачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Свердловск өлкәсенең Аракай авылында татар мәдәниятен саклауга багышланган семинар узды

Tatar-inform.tatar 

16 майда Аракай авылының милли мәдәният йортында «Заманча шартларда татар традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча мәдәни-ял итү учреждениеләре эшчәнлеге» дигән семинар-практикум эшли башлады. Ул Свердловск, Чиләбе, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Карелиядән 70тән артык белгечне берләштерде. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда климат үзгәрешләренә җайлашу планы расланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда климат үзгәрешләренә җайлашу планы расланды. Аны гамәлгә ашыруны республиканың Икътисад министрлыгы координацияләячәк, диелә Татарстан Республикасы Хөкүмәте күрсәтмәсендә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Таҗикстан базарында компанияләребез эшчәнлеген арттыру кызыксындыра

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Таҗикстан базарында үз компанияләренең эшчәнлеген арттыруга кызыксыну белдерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры Кохир Расулзода белән киңәйтелгән очрашуда әйтте.

Читать дальше...

17 елга хөкем ителгән кырымтатар Нариман Джелялның төрмәдә сәламәтлеге начарайган

Azatliq.org 

"Аларны 90 градуска иелгән, башлары аска караган, куллары аркаларына каерылган хәлдә йөртәләр. Нариманның авыруы көчәйде, умырткалык арасында өч бүсере бар, алар мондый шартларда аның анда тотылуын катлауландыра, аңа утырырга һәм басып торырга авыр”, дип яза Джелялның хатыны.

«Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесе финалистлары билгеле - исемлек

Tatar-inform.tatar 

«Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесенең икенче турына узган катнашучылар билгеле. Җиңүчеләрне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 30 майда бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Журналистлар берлеге.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан ислам бизнесы белән хезмәттәшлекне җайга салуда үрнәк

Tatar-inform.tatar 

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен Россиянең зур потенциалы бар. Бу юнәлештә Татарстан практик мисал булып тора, ул алар белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибә туплады, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре урынбасары Ахмад Кавес Сенгендо белән очрашуда.

Читать дальше...

Былтыр Русиядә "ят агент"ларга 228,6 млн сум штраф салганнар, бу алдагы ел белән чагыштырганда 60 тапкыр күбрәк

Azatliq.org 

Узган ел “ят агент”лар исемеленә кертелгән физик һәм юридик затларның да саны нык арткан. Юстиция министрлыгы исемлекне 188 исемгә тулыландырган, ә 2021 елда реестрга 108 физик зат һәм оешма кертелгән булган.

Мишустин россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 13 процентка артуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

2022 елда россиялеләрнең реаль хезмәт хакы үсеше 13 процент тәшкил итте, номиналь чагылышта 3 процент. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәтнең Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмәсендә белдерде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции


Татарстанда «Деловые Линии» компаниясенең яңа логистика комплексы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Деловые Линии» компаниясе республикада яңа логистик комлекс төзү турында килеште.

Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә терминал «Тура 2.0» индустриаль паркы территориясендә була. Проектның девелоперы итеп «Ромекс» компанияләр төркеме сайланган. Төзелешне 14 айда тәмамлау планлаштырыла.

Үзләштерелә торган территориянең гомуми мәйданы 15 гектарга якын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта комплексның биналары 40 мең кв. Читать дальше...

Сенегалдан хәләл ярминкәгә килгән Уми: Татарстан белән хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм

Tatar-inform.tatar 

Казанның Агросәнәгать паркында ачылган Russia Halal Market та Сенегалдан килгән делегация үз продуктларын тәкъдим итте. «Калинка» рус мәдәнияте үзәге хезмәткәре Уми Татарстан белән Сенегал арасында элемтә ныгыр, дип өметләнә.

Читать дальше...

Минтимер Шәймиев: «Тарихи шәһәрләрнең тышкы күренешен үзгәртеп, үзебез дә үзгәрәбез»

Tatar-inform.tatar 

Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу һәм яңарту буенча масштаблы эшләрдә катнашу кешеләрне яхшы якка үзгәртә, аларны игелекле һәм бердәм итә. ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле турындагы панель дискуссиядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде






По волнам истории: Круиз от Валаама до Кижи на теплоходе

В парках Москвы подготовили праздничную программу на майские праздники

Камышинская команда в числе лучших Межрегионального туристского фестиваля учащейся молодёжи и туристской общественности «Под облаками»

Планово отключать горячую воду в Москве начнут с 14 мая