Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Новости за 11.09.2023

Россиядә Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштергән яңа туристлык маршруты булдырылды

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яңа өч милли туристлык маршруты барлыкка килде. Аларның берсе Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштерә, ә калган икесе Мурманск һәм Кемерово өлкәләрендә урнашкан. Бу хакта Туризмны үстерү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Әлимбәк Хидзевка сылтама белән Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында сөйләделәр.

Читать дальше...

«Татар кызы» финалисты Айгөл Котдусова: Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык

Tatar-inform.tatar 

Казанда 17 сентябрьдә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узачак халыкара «Татар кызы» бәйгесенә әзерлек башланды. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган унөч кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак. Татарстан данын бу бәйгедә Саба районы кызы Айгөл Котдусова яклаячак. Айгөл 2021 елда Татарстан күләмендә үткәрелгән бәйгедә гран-при яулаган иде. Ул халыкара бәйгедә Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык булуын әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Красноярск краеннан кар барслары видеосы белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Красноярск крае тыюлыкларының берсендә фототозак белән төшерелгән кар барслары видеоязмасын урнаштырган.

Читать дальше...



Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгында Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкли

Tatar-inform.tatar 

Динә Гәрәева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында рәсми рәвештә эшли башлаган. Министрлыкның рәсми сайты мәгълүматына караганда, ул министрлыкның Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкли.

Читать дальше...

Медиа: мобилизациядән качып килгән русияләр аркасында Төркиядә кибер-җинаятьчелек арткан

Azatliq.org 

Русия һәм Төркия һакерлары бер-берсенең көчле якларын кулланып, төркемнәр оештыра башлаган, диелә. Русия һакерларның урланган криптоакчаларны төрек лирасына алмаштыру һәм Төркия ватандашлыгына ия булу өчен, күчемсез милек сатып алу ысуллары турында сөйләшкән Telegram-каналлары да ачыкланган.

Татарстан халыкны кече һәм урта бизнеска җәлеп итүдә алдынгы төбәкләр исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

2023 елның июль йомгакларына караганда, кече һәм урта бизнеска халыкны җәлеп итү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 10 нчы урынны алды. Бу — РИА рейтингы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре.

Читать дальше...

Казан моторлар төзү берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Александр Павлов белән хушлаштылар

Tatar-inform.tatar 

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Александр Павлов белән хушлаштылар. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узган хушлашу мәрасименә йөзләгән кеше, шул исәптән мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, шулай ук предприятиенең элеккеге хезмәткәрләре килде.

Читать дальше...

Махачкалада Мостай Кәрим, Уфада Рәсүл Гамзатов урамы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дагыстан башлыгы Сергей Меликовның Уфа урамнарының берсенә Дагыстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатов исемен бирү тәкъдимен хуплады. Бу хакта «Башинформ» яза.

Читать дальше...

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә бушлай татар теле курслары кабат эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

3 сентябрьдән Санкт-Петербургта яңадан бушлай татар теле курслары эшли башлады. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Курслар Татар мәдәни үзәгендә (Чайковский урамы, 24 йорт) оештырыла. Яшь һәм телне белү дәрәҗәсе ягыннан чикләүләр юк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Нурлатцев обманули в соцсетях

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Неустановленное лицо позвонило по телефону жителю Нурлата гр. Х. 1980 года рождения и под предлогом покупки дивана в социальной сети совершило кражу с его банковской карты 60 000 рублей.

Чечня татарлары республика көнендә Грозныйда «Туган як» җырын җырлаган

Tatar-inform.tatar 

6 сентябрьдә Грозныйда Чечня республикасы көненә багышланган бәйрәмдә Шелковской районы Гребенская станицасында яшәүче татарлар «Туган як» җырын җырлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Гребенскаядагы татар милли-мәдәни үзәге мөдире Залина Шабанова хәбәр итте.

Читать дальше...

WSJ: АКШ һәм Русиянең тоткыннар алмашу сөйләшүләрендә Навальный исеме дә телгә алына

Azatliq.org 

Беренче чиратта Мәскәү Вадим Красиковны азат иттермәкче. Ул чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде. Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана. Әйтелгәнчә, Красиковны азат итүгә ирешергә Владимир Путин үзе кушкан.

Новости России
Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Ростов өлкәсендә укучы үсмер мәктәпкә пычак белән керергә маташкан, дүрт кеше яраланган

Tatar-inform.tatar 

Ростов өлкәсендәге Красный Десант хуторында мәктәпкә керергә маташкан яшүсмер дүрт өлкән кешене яралаган. Хәзер ул тоткарланган. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Читать дальше...

Сергей Собянин Мәскәү мэрын сайлауда 76,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Россия башкаласы җитәкчесе Сергей Собянин Мәскәү мэрын сайлауда 76,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулады. Әлеге мәгълүматларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе игълан итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Пробки в Подмосковье вечером 13 мая достигли 5 баллов

Новый кроссовер «Москвич 8» уже рвется на отечественный авторынок

Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»

У времени есть своя память – история: работники Пожарно-спасательного центра Москвы провели уроки мужества