Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Дмитрий Песков: Өлешчә мобилизация тәмамлануның төгәл датасы әлегә юк

0

Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлануның төгәл датасы әлегә билгеле түгел. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, 14 октябрьдә дәүләт башлыгы Владимир Путин мобилизация якынча ике атнадан соң төгәлләнәчәк дигән иде.

«Тагын да төгәлрәк дата юк», - дип искәртте Песков.

Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу соңрак ачыклык керткәнчә, хәрби хезмәткә 300 мең кеше, беренче чиратта, хәрби тәҗрибәсе һәм гаскәрләрдә кирәкле хәрби-исәп белгечлеге булганнар чакырылачак.

14 сентябрьдә Путин Астанада журналистларның соравына 222 мең кеше инде мобилизацияләнде һәм якынча ике атна эчендә барлык мобилизация чаралары төгәлләнәчәк дип җавап биргән иде, диелә бу хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса