Россия Тикшерү комитеты Казан паркында яшүсмерләрне кыйнау очрагын контрольгә алды
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда яшүсмерләрне кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерүне оештырырга кушкан. Бу хакта ведомствоның телеграмм-каналында хәбәр ителә.
Кичә социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, Горки-Әмәт урманы мәйданчыгында ирле-хатынлы пар бәхәстән соң яшүсмерләр белән сугышкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, башта хатын яшьләрнең берсенә суккан, ә аннан соң ире, кизәнеп, яшүсмернең башына самокат белән суккан.
Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерүне оештырырга һәм нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушткан.