Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Саба районы мөхтәсибәте ифтарлар үткәрүдә булышкан волонтерлар өчен мәҗлес оештырды

0

Шушы көннәрдә район мөхтәсибәте волонтерларны Саба үзәк мәчетенә чәй табынына чакырып хөрмәтләде. Дөресрәге, Шәвәл ае уразасын тотучылар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт табын артында утыручыларга хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркайсына сәламәтлек теләде.

Әле генә үтеп киткән изге Рамазан аенда да волонтерларыбыз ифтар табыннары әзерләүдә күп хезмәт куйды. Саба мәчетендә көн саен диярлек ифтар ашлары узды. Район күләмендә үткәрелгән ифтарда 800ләп кеше авыз ачты, балалар өчен оештырылганында да 300 кешегә ризык әзерләнде. Боларның барысы да әнә шул уңган-булган хатын-кызлар тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Районда нинди генә дини чара оештырылмасын, район мөхтәсибәте һәрвакыт алар ярдәменә таяна. Араларында эш яшендә булучылар да, мәктәп укучылары да, лаеклы ялдагы хатын-кызлар да бар. Һәркайсы изге эшкә вакыт табып, иң мөһиме күңел биреп, кечкенә генә булса да өлешен керетергә тырыша.

Волонтерлар отрядына һәркемне кабул итәләр. Бүгенге көндә район мөхтәсибәте каршында оештырылганында сиксәнгә якын кеше теркәлгән.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»

Московский таксист опоздал на вызов к пожилому пассажиру и прострелил ему бедро

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»

Большая война с Западом или переговоры? Эксперт РСМД предрёк неожиданный сценарий