Мәскәүдә “Рамазан кубогы» финалында төрле төбәкләрдән 10 команда ярышты
Мәскәүдә мини-футбол буенча «Рамазан кубогы» уеннары тәмамланды. Уенда 10 команда: Кыргызстан , Кызылташ (Бахчисарай), Саратов Җәмигъ мәчете, РостАгроЭкспорт (Пушкино), НУР (Таҗикстан), Мәскәү шәһәренең тарихи мәчете, РФ мөселманнары Диния идарәсе, Белозерье (Мордовия), Шәфкатьлелек (Бутово), Нефтьче (Түбәнге Новгород) уенчылары катнашты, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте.
Турнир тагын бер тапкыр гади, әмма мөһим хакыйкатьне раслады: рух сау булса, тән дә сәламәт була. Турнирның бәхәссез плюсы командаларның илнең төрле төбәкләреннән катнашуында булды. Бу спортка гына түгел, ә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшенә дә зур өлеш булды.
Барлык командалар да җиңүгә омтылыш белән уйнады. Нәтиҗәдә 1 урынны Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәреннән РостАгроЭкспорт, 2 урынны Саратовның Җәмигъ мәчете, 3 урынны Кызылташ (Бахчисарай) командалары яулады.
Мәскәү татарлары автономиясеннән тамашачылар симпатиясе призына Белозерье (Мордовия) командасы лаек булды.
Кич белән Татар мәдәни үзәге тарихи бинасының Зур залы турнирда катнашучыларны кабул итте. Алар хөрмәтенә тантаналы кичке аш һәм артистлар, иҗат коллективлары концерты булды, диелгән хәбәрдә.