Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Иннополис KazanForumда илебезнең IT-эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк

0

Иннополис KazanForumда 400 квадрат метрдан артык мәйданлы экспозиция белән тәкъдим ителәчәк. Бирегә килүчеләр медицина, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, электр энергетикасы һәм корпоратив системалар өчен «Иннополис» МИЗ резидент компанияләре эшләнмәләре белән таныша алачак.

«Айтисфера» ИТ-компаниясе күргәзмәдә ExactFarming платформасын тәкъдим итәчәк – ул агрономнар һәм фермерлар өчен онлайн-сервис һәм кушымта. Ул чәчүлекләрнең торышын күзәтергә, кырларда проблемалы зоналарны ачыкларга, сезонны планлаштырырга һәм кыр эшләренең көндәлеген алып барырга ярдәм итә. Күргәзмәдә игенчелек өлкәсенә метеошартларны төгәл фаразлау өчен кыр метеостанциясен күрергә мөмкин булачак.

«Итерра Модули» компаниясе җитештерү һәм проектлау мәсьәләләрен хәл итү өчен чит ил вендерларыннан бәйсез ERP-системасын эшли. Бу ремонт, техник хезмәт күрсәтү, сыйфат контроле, хисап, PLM, спецификацияләр һәм башка хезмәтләр дигән сүз.

ONDER.GRID проекты цифрлы чишелешләр уйлап таба һәм куллануга кертә, энергетика һәм сәнәгать өлкәсендә үзгәрешләрне күзәтә, шулай ук кулланучылар һәм ресурслар белән тәэмин итүчеләр арасында смарт-контрактлар нигезендә исәп-хисаплар һәм түләүләр үткәрү системасы булып тора.

Wise City күп функцияле платформасы заманча йортның уңайлылыгы өчен инженерлык һәм IT-чишелешләр комплексын тәкъдим итәчәк, шул исәптән АСКУЭ системалары, акыллы йорт һәм интеллектуаль шәһәр мохитен үз эченә ала.

Тагын бер Россия эшләнмәсе - Thermatec компаниясенең «Маммотехника» проекты. Сөт бизләрендә яман шеш яки яман булмаган яңа формалашулар булу-булмавы турында ышанычлы нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә.

Daatrics сенсорлар һәм ясалма интеллект өлкәсендәге эшләнмәләрне күрсәтәчәк, алар миллионлаган кешеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга һәм тәнгә куелган миниатюралы җайланмалар ярдәмендә ачыклап, җитди авырулардан качарга ярдәм итәчәк.

«Мобиль биометрик чишелешләр» компаниясе кешеләрнең демографик һәм биометрик мәгълүматларын бармак эзләре ярдәмендә теркәү, тану һәм тикшерү өчен универсаль мобиль программа комплексын тәкъдим итә.

«Минем офис» ИТ-компаниясе профессиональ коммуникацияләр өчен документлар белән «болыт»та да һәм теләсә нинди җайланмаларда офлайн эшләү өчен чишелешләр тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара еллык икътисади форумы Казанда 18-19 майда KazanExpo территориясендә узачак. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024






Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Московский "Спартак" не выигрывает трофеи с 2022 года

Аршавин: «Не факт, что главным тренером Слишкович будет также удачлив»

Голосовой робот самостоятельно консультирует более 60% всех обращений граждан в ЕКЦ Минздрава Мурманской области