Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Мәсәкүдә Татар мәдәни үзәге китапханәсендә балалар Тукай иҗаты белән танышты

0
Мәсәкүдә Татар мәдәни үзәге китапханәсендә балалар Тукай иҗаты белән танышты

Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган «Сандугачтай моңлы Тукай иле» исемле балалар бәйрәме узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева балаларга Тукайның авыр тормыш юлы тарихын, ничек һәм кайчан шигырьләр яза башлавын сөйләде.

Ул шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә җентекләп туктала. Алар шагыйрь иҗатының шактый зур өлешен тәшкил итә һәм алар тормышның билгеле бер әхлакый аспектларын да үз эченә ала.

«Хәзинә» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ильмира Галимова белән бергә балалар Тукай шигырьләренә җырлар- караоке башкаралар, мультфильмнар карап, Тукай шигырьләре буенча викторинада катнашалар.

Татар мәдәни үзәгендә узган бәйрәмдә балаларга бүләккә китаплар һәм татар чәк-чәге бирелде, диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Госдума утвердила С. Цивилева на должность министра энергетики России

В Богородском округе планируют провести реконструкцию Центра образования № 23

Короткий список номинантов Литературной премии «Лицей» 2024

Вендел: «Моя мотивация — максимальное количество трофеев»