Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Казаннан Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк җибәрелде

0

kzn.ru

Бүген Казаннан Лисичанскига 90 тонна авырлыктагы гуманитар йөкнең дүртенче партиясен җибәрделәр. Азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары һәм төзелеш материалларыннан тыш, биш зур йөк машинасы Татарстан шефлыгы астындагы шәһәргә ветераннар өчен Җиңү көненә бүләкләр һәм җирле халык соравы буенча утырту өчен орлыклар китерәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мобилизацияләнгән казанлылар өчен махсус йөк – тепловизорлар, төнге күрү приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, прицеллар, кронштейннар һәм башка махсус җиһазлар әзерләнгән. Колоннаны Җиңү паркыннан җибәрүне Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.

«Бүген без тыныч тормышка кайту өчен кирәкле әйберләрне җибәрәбез. Лисичанлыларның язгы чәчү материаллары буенча үтенече аеруча сөендерде: кишер, суган – йорт яны участокларына утырту өчен иң кирәкләр. Без мондый йөкне беренче тапкыр формалаштырабыз, һәм җыелган әйберләр якын көннәрдә безнең коллегаларыбызга Лисичанскига барып җитсен өчен бүгенге көндә барысы да эшләнде», – диде шәһәр башлыгы.

Бүгенге колоннада 5 машина киткән. Бер фура – 20 тонна авырлыктагы төзелеш материаллары, 2 – фура шәхси гигиена товарлары, 30 тонна авырлыктагы көнкүреш химиясе һәм дарулар, тагын 2 фура 38 тонна авырлыктагы азык-төлек товарлары (ит консервалары, сгущенка, ярма, макарон, май) алып барачак.

Республика клиник хастаханәсе инициативасы буенча йөк составына шулай ук 2 тонна медикамент кергән – бу Лисичанск халкы мохтаҗ (альбумин, флуконазол, цефтриаксон, дексаметазон, левофлоксацин һәм башкалар) 100 дән артык төрле дару препаратлары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






День экологического образования пройдет на ВДНХ

В Раменском прошла презентация книги «НАШИ: Боевое братство»

Легковушка и две «Газели» загорелись на юге Москвы

Владимир Путин установил звание «Заслуженный работник избирательной системы»