Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Рөстәм Миңнеханов Казанда гольф клубы һәм балалар гольф академиясен ачуда катнашты

0

Бүген Казанның Күзәмәт (Куземетьево) бистәсендә «Ак Барс» гольф клубы һәм балалар гольф академиясе ачылу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул белдергәнчә, бу проект - Татарстанда иң югары дәрәҗәдәге гольф ярышларын кабул итә алырдай беренче масштаблы проект.

«Казан мондый дәрәҗәдәге спорт объектларына лаек. Бу спорт объектына ихтыяҗ булачагына шикләнмим. Рәхим итегез! Гольф белән шөгыльләнегез», – дип яза Миңнехановның сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Гольф клубы ачылу уңаеннан биредә балалар турниры уза. Ул яңа спорт объекты эшчәнлегенең башлангыч ноктасы булыр дип күздә тотыла.

«Ак Барс» гольф клубы һәм балалар гольф академиясе гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук сәламәт буын тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә.

«Татарстанда гольфның үсештә булуына шатмын. Монда яхшы гольфчыларны тәрбияләделәр инде, – диде ачылышта Россия Федерациясенең гольф буенча өлкән тренеры Игорь Ивашин. – Барысы да балачакта башлана, шуңа күрә балаларга күнегүләр ясарга, өйрәнергә, җиңәргә дигән теләктә калам. Республикада гольф популяр спорт төренә әверелсен дип телим».

Исегезгә төшерәбез, гольф клубы 83 гектар мәйданда урнашкан, мәйдан ике тренировка мәйданчыгы булган 18 чокырга исәпләнгән. Объектта бер тәүлектә 500 кеше була ала. Анда гольф академиясе бинасы, административ комплекс, склад-гараж һәм башка объектлар урнашкан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






В Ульяновской области ищут 12-летнюю девочку: к поискам привлекают кинологов, БПЛА, специалистов из Москвы

Из горящего бизнес-центра на Московском эвакуировали пятерых

«БЛИЦ», «БИТВА СТРАТЕГИЙ», «ДУАТЛОН» инсайд новых дисциплин в спортивном программировании

Кодекс организаций, занимающихся ИИ, подпишут в Амурской области