Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Илназ Фазуллин: «Шәп блогер» медиа мәктәбе – талантың турында дөньяга сөйләү мөмкинлеге

0
Илназ Фазуллин: «Шәп блогер» медиа мәктәбе – талантың турында дөньяга сөйләү мөмкинлеге

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин фикеренчә, «Шәп блогер» медиа мәктәбендә катнашып, хобби, яраткан шөгыль, мөмкинлекләр, талантың турында сөйләп була.

«Шәп блогер» проектын өч этапка бүлдек. Беренчесе - гаризалар кабул итү. Шул максаттан, Татарстан районнарындагы мәктәпләргә чыгып, проектны тәкъдим итеп йөрибез. Моның өчен безгә «Шәп блогер» дигән рәсем белән бизәлгән автобус, үзебез белән йөртә торган фотобокс бирделәр. Фотобоксны көйләп куйгач, балалар үзләренә контент төшерә. Бу күңел ачу чарасы да, шул ук вакытта блогер булырга этәргеч бирә», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Бүгенге көндә «Шәп блогер» мәктәбе Казан мәктәпләрендә, Татарстанның төрле шәһәр-районнарында очрашуда булган.

«Шәп блогер» мәктәбенә гаризалар кабул итү вакыты беткән очракта да, без төрле районнарга йөрүне дәвам итәчәкбез. Яшьләр үзләрен блогер буларак сынап карап, төрле видеолар төшерә, без аларга бәя биреп, махсус конкурслар оештырабыз, бүләкләр тапшырабыз. Бу аларны рухландыра. Кызыклы роликларны үзебезнең рәсми төркемгә урнаштырабыз. Безнең максат - төрле телләрдә файдалы видеолар санын арттыру», - диде ул.

Аның әйтүенчә, «Шәп блогер» медиа мәктәбенә гариза җибәргән барлык кеше дә мәктәпкә кабул ителә, аларның онлайн форматта катнашырга мөмкинлекләре була, ләкин офлайн чараларда катнаша алмаска мөмкин.

«Офлайн дәресләргә без барлык катнашучыны чакыра алмыйбыз, чөнки Казаннан ерак торучылар бар, барлык кешене «Татмедиа» бинасына сыйдырып бетереп тә булмас иде. Төп шарт - үзең турында кызыклы видео төшерү. Катнашучылар гариза биргәндә үзләре турында кызыклы видеороликлар төшерсә, офлайн дәресләрдә катнаша алачак», - диде ул.

«Ялкын» журналы медиапроектлары продюсеры Рәмзия Галимова гаризаларны кабул итү төгәлләнгәннән соң, катнашучыларны командаларга бүлеп чыгачагын әйтте.

«Чөнки һәр кураторның үз юнәлеше бар, алар һәр катнашучыга билгеле бер юнәлештә эшләргә ярдәм итәчәк. Видеодан карап, кешеләрне кураторларга билгеләячәкбез. Видео төшерү - катнашучының блогерлык мәктәбенә йөрү теләге барлыгын күрсәтә», - диде ул.

  • «Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар 14 майга кадәр кабул ителә. Уку-укыту: 20 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнасына ике тапкыр үтәчәк: бер дәрес онлайн һәм бер дәрес офлайн форматта булачак.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Защитник «Балтики» Андраде: «Идеально было бы остаться в РПЛ и выиграть Кубок России»

«Думали, что дома нас арестуют» Лучший клуб СССР разогнали после одного поражения. За что Сталин наказал футболистов?

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме

Турнир памяти каратистов прошел в Электростали