Чиләбе өлкәсе Йөрүзән шәһәрендә яңа мәчет һәм мәдрәсә төзелешенә беренче таш салдылар
https://tatar-congress.org/
Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән (Юрюзань) шәһәрендә яңа мәчет һәм мәдрәсә төзелешенә беренче таш салу тантанасы узды. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында шул турыда хәбәр ителә.
Чарада Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат хаҗи-хәзрәт Раев, аксакал Әхмәткамел Хәлиуллин, имам хатыйб Илдар хәзрәт, төбәк шәһәрләренең, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан шәһәрләре имамнары, протоиерей Петр Назаров, Катав-Ивановск шәһәре депутатлары советы рәисе Галина Федосеева, Йөрүзән һәм Катау-Ивановск җитәкчелеге, эшмәкәрләр һәм җәмәгатьчелек катнашты.
Чара Иман-Нәргиз кечкенә мәчете янындагы мәйданда узды. Башта Коръәннең беренче сүрәсе әл-Фатиха яңгырады. Өлкәннәр дә, балалар да дога кылды.
Йөрүзән мәчетен төзүдә күп кенә эшмәкәрләр катнаша, диелә хәбәрдә.