Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

«Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар кабул итү 14 майга кадәр озынайтылган

0
«Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар кабул итү 14 майга кадәр озынайтылган

«Ялкын» журналы медиапроектлары продюсеры Рәмзия Галимова «Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар 14 майга кадәр кабул ителәчәген әйтте.

«Гаризаларны җыеп бетергәннән соң, «Шәп блогер» мәктәбенең икенче этабы - белем бирү өлеше башлана. Бүгенге көндә 200гә якын гариза килде. Блогерлык мәктәбендә уку түләүсез була. Гариза биргәндә үзең турында видео төшерү сорала. Блогерлык мәктәбендә ни өчен укырга теләвең, максат-бурычларың турында сөйләп, аңлатып бирергә кирәк», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, блогерлык мәктәбендә укырга теләүчеләрнең яшь чиге чикле түгел. «Чөнки блогер булу серләренә төшенәсе килгән 40-50 яшьлек кешеләр дә бар. Шуңа күрә теләге булган һәр кеше гариза җибәрә ала», - диде ул.

Уку онлайн һәм офлайн форматта оештырылачак. «Без Insight People продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, алар белән бергәләп төрле спикерлар чакырачакбыз. «Шәп блогер» медиа мәктәбендә видео төшерергә, монтаж ясарга, камера алдында үз-үзеңне тоту, бизәнү, киенү, дөрес сөйләү серләренә өйрәтәчәкбез, төрле остаханәләр булачак. Федераль дәрәҗәдәге популяр блогерларны да чакырачакбыз», - диде Рәмзия Галимова.

«Мәктәпләр, университетлар очрашу уздыруны көтә, чакырып тора, шуңа күрә гаризалар саны тагын да артыр дип фаразлыйбыз. Иң яхшы видеоролик авторлары кураторлар белән эшләү мөмкинлегенә ия була. Калган катнашучылар онлайн дәресләргә кушыла алачак. Уку-укыту: 20 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнасына ике тапкыр үтәчәк: бер дәрес онлайн һәм бер дәрес офлайн форматта», - дип аңлатты ул.

Блогерлык мәктәбенә биш кураторны чакырганнар: Ксения Романова, Олеся Дмитриева, Александр Ситников, Илнар Идрисов, Лиана Федорова. «Алар популяр блогер булуларыннан тыш, үзләренең блогларында туган телен таныта, мәдәниятләре турында сөйли», - дип өстәде «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

  • Проект белән «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте дә кызыксынган, алар да федераль дәрәҗәдәге спикерлар, экспертларны җәлеп итүдә ярдәм итәчәк.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Ефимов: набережную Южного порта в Москве расширят в 1,5 раза

«Ожившая» Мона Лиза, репродукции Арчимбольдо и Босха на выставке «Арт-Ростов»

УФАС Подмосковья выявило сговор в сфере дорожно-строительного комплекса

Президент России произвёл назначения в руководстве своей администрации