Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

9 нчы майда Казанда җәмәгать транспорты маршрутлары үзгәрәчәк

0

9 майда Казанның берничә урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

9 нчы майның 00:00 сәгатеннән 12:00 сәгатенә кадәр һәм 9 нчы майның 20:00 сәгатеннән 10 нчы майның 00:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Сул як Болак урамы һәм Уң як Болак урамы Чернышевский урамына кадәр ябылачак.

Бу көнне ТР башкаласының җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Кайбер маршрутлар вакытлыча үзгәрәчәк.

Шул рәвешле, шәһәр үзәге ягына Кремль дамбасыннан 6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль яр буена чыгачак һәм Сәетггалиев, Ташаяк, Мәскәү, Чернышевский, Сул як Болак урамнары буенча һәм аннан соң, «Үзәк стадион» тукталышына туктамыйча, маршрут буенча барачаклар.

Кремль дамбасы ягына 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша һәм аннан маршрут буенча барачак. «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары булмаячак.

Шәһәр үзәге ягына 35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена борылачак һәм Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү урамнары буенча һәм аннан соң, «Үзәк стадион» тукталышында туктамыйча, маршрут буенча барачак.

Кремль дамбасы ягына 6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү, Камал, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша һәм алга таба маршрут буенча барачак. «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары булмаячак.

Моннан тыш, әлеге чорда 2 нче номерлы троллейбус йөрүдән туктаячак.

Исегезгә төшерәбез, кайбер җәмәгать транспорты маршрутлары Җиңү көне алдыннан да үзгәрәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль: Рекордный 10-кратный чемпион, побежденный в двух сетах Хубертом Гуркачем на Открытом чемпионате Италии | Теннисные новости






В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров

В Москве перенесли сроки отключения горячей воды из-за похолодания

Грузовик насмерть сбил мужчину на электровелосипеде в Москве

Вместо поселений на территории Новой Москвы создадут муниципальные округа