Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Алматы татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге Казахстан халкы бердәмлеге көнен билгеләп үтте

0

1 майда Алматы шәһәренең «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге Республика Сарае каршындагы Абай мәйданында бөтен шәһәр белән бергә Казахстан халкының берлеге көнен билгеләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында шул турыда хәбәр ителә.

Татар ризыклары, вак бәлеш, чәк-чәк һәм башка төрле сый тәкъдим ителде. Милли итеп бизәлгән татар чатырын һәм декоратив кулланма сәнгать күргәзмәсен Алматы шәһәре Хакиме Ерболат Досаев һәм Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты депутаты Нурия Исмәгыйлева карады.

Бәйрәмдә Казахстан һәм чит ил артистлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасыннан халыкара конкурслар лауреаты Зәринә Хәсәншина җырлады.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар җырлады, биеде, аралашты. Алда «Сабантуй» халык бәйрәме көтелә, ул 18 июньгә билгеләнгән, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Онкоортопедия: синтез науки и практики

Мать с ребенком упали с четвертого этажа в шахту лифта в Иванове

Канчельскис: «По моему мнению, все команды, претендующие на чемпионство в этом сезоне, его заслуживают»

Тает лед