Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды
2021 елда Татарстан диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы кызыклы карар кабул итте. Хәтер көнен көзен түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.