Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

«Болгар кызлары» Татар китабы йортында классик форматларыннан үзгә концерт куйды

0

Татар китабы йортында «Болгар кызлары» триосының «Язгы кичләр» концертын куйды. Трионың продюсеры, солисты Айгөл Зәйнуллина бу концертның классик форматларыннан үзгә икәнлеген сөйләде.

«2020 елда Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар белән «Язгы кичләр» проектын ясадык. Улт татар җырларын пропагандалау һәм аның үсешен тәэмин итү максатыннан булдырылды. Нигездә классик концертлар иде. Әмма без хәзер форматны үзгәртергә булдык. Бу концертта да ретро, эстрада, халык җырларын да башкардык. Һәм Җиңү көненә тулы бер блок багышладык», – диде Айгөл Зәйнуллина.

Трио яңа альбомы «Болгар кызлары» стилендә булмаячагын әйтте. 

«Безне танымаячаклар, дип уйлыйм. Шуңа да карамастан, мин гореф-гадәтләргә карата булган хөрмәтне саклап калырга тырышачакмын. Татар халык җырларын, классик җырларны башкарудан баш тартмаячакбыз. Күңел яңарыш сорый, кешене гаҗәпләндерәсе килә. Мин халыкның бездән яңалык көткәнен дә аңлыйм. Иң мөһиме илдә тынычлык булсын. Шуннан соң гына тыныч күңел белән иҗат итеп була», – дип сөйләде ул.

  • «Болгар кызлары» — 32 еллык тарихы булган трио. Ул татар эстрадасы һәм музыка мәдәнияте тарихында күренекле урын алып тора. Хәзер аның составында Айгөл Зәйнуллина, Диана Мөхетдинова һәм Элина Сафина җырлый.

«Татар-информ» концертны онлайн трансляцияләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Пробки в Подмосковье вечером 13 мая достигли 5 баллов

У времени есть своя память – история: работники Пожарно-спасательного центра Москвы провели уроки мужества

В Подмосковье на майских выходных прошли рейды по нецелевому использованию земли

"Спорт-Экспресс": Миллер выразил поддержку главному тренеру "Зенита" Семаку