Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Апаста волонтерлар кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән очрашты

0
Апаста волонтерлар кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән очрашты

Апаста волонтерлар контракт буенча хезмәт итүче Салават Мингалиев белән очрашты. Анда Апас мәктәбенең яшь волонтерлары һәм «Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте өлкәннәре килде. Алар Салават Мингалиев белән якыннан аралашып, сораулар бирде, исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, «Алга» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов, көмеш волонтерлар Сания апа Сафиуллина, Илдар абый Усманов һәм Роза апа Ногманова да егеткә алып китәр өчен тактик носилкалар һәм янчыклар тапшырды. Укучылар матур җырлары һәм изге теләкләр язылган өчпочмаклы хатлары белән сөендерде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Салават Мингалиев Апаста туып-үскән. Мәктәптән соң аграр көллияттә һөнәр үзләштерә. Бер ел Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 3 ел машина йөртүче булып эшли. 2015 елда контракт төзеп, кабат хәрби хезмәткә китә. Ул 8 ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә.

«Апас яшьләренең күбесе бәхет эзләп чит шәһәрләргә китте. Мин дә шул максат белән еракларга юл тоттым. Тик хәрби хезмәтне сайладым. Үзем бик теләдем. Үкенгәнем юк», - диде егет горурланып.

Салават Мингалиев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан.  Хәрби «Батырлык өчен» медальләре, 2022 елда Россия Президенты Владимир Путиннның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

«Минем өчен иң зур бүләк – исән-сау булуым. Анда син үзең өчен үзең җаваплы. Үзеңне үзең кайгыртасың. Бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың», - диде Салават Мингалиев.

«Егет кыска вакытлы ялга кайтты. Аның гаиләсе авыр югалту кичерде. Аның әтисе Мөдәрис Мингалиев каты авырудан соң вафат булды. Батыр ул үстергән гаиләнең, әнисенең авыр кайгысын уртаклашабыз», диелгән хәбәрдә.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль: Рекордный 10-кратный чемпион, побежденный в двух сетах Хубертом Гуркачем на Открытом чемпионате Италии | Теннисные новости






Владелец «Макфы» подал иск на 100 млн рублей к ток-шоу «Малахов»

Профилактика переносится: в Москве отложили плановые отключения горячей воды

Находящийся на ремонте теплоход «Ломоносов» загорелся в Архангельске

Москвич получил 13,5 года колонии за убийство жены и хранение наркотиков