KazanForum кунакларына каклаган каз, казылык тәкъдим ителәчәк
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында хәләл индустриянең Russia Halal Market халыкара ярминкәсе була. Ярминкәдә йөздән артык фермер хуҗалыгы һәм агрофирма үз продукциясен тәкъдим итәргә җыена. Барлык ассортимент хәләл стандартларына тулысынча туры киләчәк.
«Russia Halal Market» ярминкәсенә әзерлек кысаларында без Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән «Казан» агросәнәгать паркында күчмә киңәшмәләр уздырдык. Ярминкәдә ит, сөт, сыр, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин була. Барыгызны да Russia Halal Market ярминкәсенә чакырабыз», - дип өндәде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.
Ярминкәдә каклаган каз, казылык, ат итеннән бастырма, сөт өсте, талкыш кәләвә һәм чәкчәк кебек милли татар халык ризыклары тәкъдим ителә.
Ярминкәне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ислам дине вәкилләре, KazanForum кунаклары катнаша.
Russia Halal Expoның төп бурычы - Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыру, сәүдә, икътисади, социаль-мәдәни элемтәләр урнаштыру, икътисадның хәләл сегменты потенциалын күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә партнерларына продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеге бирү.