Чаллыда ветераннар һәм махсус операциядә катнашучылар тантаналы кичәдә булды
Чаллыда мэр Наил Мәһдиев Җиңү көненең 78 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне тантаналы рәвештә кабул итте. Чарадан фотосурәтләр шәһәр администрациясенең телеграмдагы каналында чыкты.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен мобилизацияләнгәннәргә хөрмәтен белдерде.
«Безнең гражданлык бурычы – ул көннәр, шул геройлар турында хәтерне саклап калу, аларны балаларыбызга һәм киләчәк буыннарыбызга тапшыру», – дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.
Ул мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә Чаллыда гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында искәртте.
«Сез шикләнмәгез, егетләр, без сезне ташламаячакбыз һәм алга таба да сезгә, гаиләләрегезгә ярдәм итәчәкбез», – дип өстәде ул.
Шулай ук котлау сүзләре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да чыгыш ясады.