Казан автоинспекциясе май бәйрәмнәрендә эшләячәк бүлекчәләрне атады
Казан Дәүләт автоинспекциясендә бүлекчәләрнең май бәйрәмнәрендәге эш режимы турында сөйләделәр.
Әйтик, Җиңү проспектындагы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге»ндәге, шулай ук Себер һәм Оренбург трактларындагы КАН АВТО, Декабристлар урамындагы һәм Җиңү проспектындагы ТТС салоннарындагы автомобиль теркәү пунктлары 2023 елның 7, 8 һәм 9 май көннәрендә гражданнарны кабул итмәячәк.
Оренбург трактындагы 1 нче бүлек һәм Тэц урамындагы 2 нче бүлек гадәти режимда эшләячәк.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, gosuslugi.ru порталындагы оlline-сервистан файдаланып, автомобиль теркәргә яки имтихан бүлекчәләренә барганда вакытны алдан планлаштырырга мөмкин.