Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

«Адымнар-Алабуга» комплексында әти-әниләр өчен татар теленнән олимпиада булды

0

Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында Татарстанның барлык «Адымнар» мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры узды.

Әти-әниләр өчен олимпиада оештыруны «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының беренче директоры Надир Курамшин башлап җибәрде. Узган уку елында әлеге олимпиада Алабуга мәктәпләренең әти-әниләре өчен уздырылганнан соң, Надир Курамшин әлеге чараны республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Быел олимпиаданың онлайн турында барлыгы 1036 кеше катнашты. «Адымнар-Актаныш», «Адымнар-Яр Чаллы», «Адымнар-Түбән Кама», «Адымнар-Әлмәт», «Адымнар-Казан», «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексларының әти-әниләре арасыннан 60 катнашучы югары балл җыеп, йомгаклау турына чакырылды.

«Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәктәптә кунакта булды. Алар өчен җиденче сыйныф укучылары Самира Габитова һәм Алсу Мөхәммәтҗанова комплекс буйлап экскурсия үткәреп, хөрмәтле кунакларыбызны танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары исемнәрен йөрткән туган тел һәм әдәбият кабинетлары белән таныштырды.

Бүлмәләрнең һәммәсендә оештырылган укучылар чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ике ел рәттән Халыкара олимпиада призёры исемен яулаган укучыбыз Камилә Хәбибуллина үзенең проект эшен тәкъдим итте. Кунаклар игътибарына актлар залында искиткеч күңелле бәйрәм концерты да әзерләнгән иде.

Олимпиадада катнашучы әти-әниләр барлык биремнәрне зур тырышлык белән үтәп, уңышка иреште.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»






Пашинян, не плюй в колодец ОДКБ!

Потянуло на родину: российские миллиардеры стали начали возвращать свои капиталы в РФ

112: водитель Рахматшох Курбонов вышел в рейс после 20-часовой смены

Бойца ММА Исламова отправили в СИЗО до 24 июня