Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Татарстан «Туризм өчен җир» федераль проектына кушылды

0

Татарстан Республикасы «Туризм өчен җир» проектына җәлеп ителгән Россия Федерациясе субъектлары арасына керде. Росреестр, Роскадастр һәм төбәк Хөкүмәте арасында шул хакта килешү төзелгән. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бу эш РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин күрсәтмәсе белән үткәрелә. «Туризм өчен җир» «Киңлек мәгълүматларының илкүләм системасы» Бердәм цифрлы платформасы сервисларыннан берсе булачак.

Якын арада республикада туристлык эшчәнлегенә җәлеп итү мөмкин булган җир кишәрлекләре һәм территорияләр ачыклау буенча оператив штаб төзеләчәк. Аның составына Росреестрның Татарстан буенча идарәсе, «Роскадастр» компаниясенең ТР буенча филиалы, шулай ук төбәк башкарма хакимияте органнары вәкилләре һәм күчемсез милек базарының башка кызыксынган катнашучылары керәчәк.

«Туризм өчен җир» сервисына диелгән мәгълүмат, «Төзелеш өчен җир» сервисы (анда торак төзелеше өчен буш җирләр турында белешмәләр чагылыш таба) үрнәгендә, Росреестрның кадастр картасында урнаштырылачак. Шуның ярдәмендә кызыксынган затлар – гражданнар, эшкуарлар һәм инвесторлар – туристлык потенциалына ия күңелләренә хуш килгән участокны һәм территорияне сайлый алачак», - дип искәртте Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джоковичу разбили голову бутылкой после матча. Видео






Полиция Тель-Авива использовала водомёты для разгона митингующих

Грузоперевозки в РФ упали на 10% из-за проблем в расчетах с Китаем

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

Несколько автомобилей столкнулись на 69-м километре МКАД