Россиянең ике төбәгендә янгыннар аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Төмән һәм Свердловск өлкәләрендә урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
«Килеп туган вазгыятьне исәпкә алып, бүгенге көннән башлап Төмән өлкәсе территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында карар кабул иттем», - дип хәбәр итте төбәк губернаторы Александр Моор Telegram-каналында урнаштырылган видеомөрәҗәгатьтә.
Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәр округы хакимияте дә шәһәр администрациясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә 7 майдан гадәттән тыш хәл режимы кертелүе турында белдерде. Моннан бер көн элек төбәктә урман янгыннарының мәйданы 33 мең гектардан артып киткән. Губернатор Евгений Куйвашев вазгыятьне бик кискен дип атады.
Искәртеп узабыз, 17 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.