Социаль челтәрләрдә шәһәр буйлап пычак күтәреп йөргән Чаллы кешесе хакында фикер алышалар
Чаллыда урам буйлап пычак күтәреп йөргән һәм үзен сәер тоткан ир-ат видеокамерага эләккән. Видеоязманы социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.
Ир-атны 27нче комплекстагы бер күп катлы йортның камерасы төшереп алган.
«Ул, ырылдап, домофон камерасына пычак белән селтәнде», - дип хәбәр итә язма авторы.
Ир-атның шәһәр буйлап «сәяхәте» берьюлы берничә камерага эләккән. Күпмедер вакыт узгач шаһитлар шорты һәм күлмәк кигән ирнең урам уртасыннан баруын видеога төшергән.