Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Кузбасста «Мәрхәбә» мөселман халыклары мәдәнияте бәйрәме булды

0

Кузбассның Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә «Мәрхәбә» мөселман халыклары мәдәнияте бәйрәме узды. Ул «Мөхәррам» мөселманнар дини оешмасы инициативасы белән үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары мөселман халыкларының уникаль гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышты, милли аш-су дегустация-күргәзмәсендә, бисер белән эшләү остаханәсендә, «Изге Коръән», «Татар халкының риваятьләре һәм мифлары» картиналары, милли костюмнар һәм татар халкының көнкүреше экспонатлары күргәзмәсендә булды.

Концерт программасы кысаларында Казаннан нәшидләр башкаручы Илгиз Шәйхразыев гарәп, татар һәм рус телләрендә композицияләр башкарды, шулай ук Ленинск-Кузнецкий шәһәренең «Чәк-Чәк» татар җыры ансамбле, Полысаево шәһәренең «Жаным» казах милли ансамбле, Новокузнецк шәһәренең «Нур» таҗик җыры ансамбле, Осинники шәһәренең «Чияләр» татар җыры ансамбле чыгыш ясады.

Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге чараның төп максаты - Ислам культурасын күршеләргә күрсәтү, диде ул.

Таһир хәзрәт бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, Ленинск-Кузнецкий шәһәр округы башлыгы Константин Тихоновка, оештыру комитеты вәкилләренә Рәхмәт хаты тапшырды.

Үз чиратында шәһәр округы башлыгы Кузбасс мөфтие Таһир Бикчәнтәевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, «Мөхәррам» мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Мамин, «Ленинск-Кузнецкий шәһәрен үстерүгә өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде.

«Һичшиксез, әлеге вакыйга күркәм традициягә әвереләчәк һәм киләчәктә дә мөселман мәдәниятен үстерүгә һәм популярлаштыруга, конфессияара һәм милләтара дуслыкны берләштерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәк», диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Ефимов: почти 40 тыс жителей запада Москвы получат новые квартиры по реновации

Синоптики объявили «оранжевый» уровень опасности в Подмосковье и еще 7 регионах

Собянин сообщил о строительстве трех станций новой Троицкой линии метро

Китайский «Транзит»: тест фургона JMC Fushun