Хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбинең бүләген Җиңү көнендә әнисенә тапшырдылар
Бүген Балык Бистәсендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әнисенә улының бүләге – Батырлык ордены тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын Бөек Җиңү көнендә искә алырга Балык Бистәсе халкы үзәк мәйданда һәр ел саен җыела. Кызганычка, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең саны кими. Балык Бистәсе районында быел Җиңү бәйрәмен Ямаш авылыннан Мирзахан Әхмәтов һәм Котлы Бөкәш авылыннан Нәҗметдин Хәмидуллин каршылады.
Балык Бистәсендә бүген дә, махсус хәрби операциядә катнашып, батырлык күрсәтәләр.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов котлау сүзе белән чыгыш ясады һәм быел март аенда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Евгений Ананьевның бүләген әнисенә тапшырды.
«Бала югалту – ана өчен иң зур хәсрәт. Бу авыр көннәремдә кайгырсам да, мин шул ук вакытта улым белән горурланам. Хезмәткә киткәндә ул тәвәккәл һәм җитди булды. Мобилизацияне көтмәде, үз теләге белән китте. Батыр һәм кыю кеше буларак, үз Ватанының мәнфәгатьләрен яклап, гомерен бирде», – диде Валентина Ананьева.
Валентинаның өлкән улы Александр февраль аенда махсус хәрби операция зонасыннан кайткан, ул контракт белән хезмәт иткән.