Казаннан Йошкар-Олага яңа автобус рейсы ачылды
Казанның «Көнчыгыш» автовокзалыннан Йошкар-Олага яңа рейсы ачылды. Автобуслар вокзалдан көн саен 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан шулай ук Чаллы, Чиләбе, Пермь, Мәскәү һәм Уфага да өстәмә рейслар ачылды.
Автобуслар гадәти режимда, төп расписание нигезендә юлга кузгала, дип искәрттеләр министрлыкта.