Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Яшел Үзәндә яшәүче Римма Асанова федераль телеканалда чәкчәкнең файдасы турында сөйләде

0
Яшел Үзәндә яшәүче Римма Асанова федераль телеканалда чәкчәкнең файдасы турында сөйләде

Яшел Үзәндә яшәүче Римма Асанова федераль телеканалда доктор Мясников оештырган ток-шоуда катнашты. Ул алып баручы һәм кунакларны татар ашларының үзенчәлекләре белән таныштырды.

Римма Асанова сүзләренчә, ул тапшыруда катнашырга чакыруны тыныч кабул иткән. «Тәҗрибәм бар, сәхнәдән дә, камерадан да курыкмыйм, ни өчен әле үземне сынап карамаска? Өстәвенә, берничә ел элек Мәскәүгә барган идем инде - «Голос 60+» проектында катнаштым, минем җырлавымны Лев Лещенко «профессионалгә якын» дип бәяләде», - диде ул.

Ток-шоуда ул пәрәмәч, гөбәдия һәм чәкчәк кебек популяр татар ризыкларын тәкъдим итте. Студия кунаклары калорияле ризыкларның (алардан теләсә кайсы Европа кешесенең сәламәтлегенә зыян килгәнн булыр иде) Асанованың кәефендә берничек тә чагылыш тапмавына гаҗәпләнде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

«Мин татарларны микробиом – кеше организмындагы барлык микробларның җыелмасы коткара дип уйлыйм. Бәхетле кешеләр! Мондый кешеләрне күрүе рәхәт бит – матур хатын-кыз, күзләре янып тора! Ничә яшьтә булуың түгел, ә үзеңне ничек хис итүең һәм тормышны ничек яратуың мөһим!» - диде программаның алып баручысы доктор Мясников.

50 ел стоматолог булып эшләгән Римма Асанова шахмат уйный, Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, чаңгы шуа һәм 90 яшьтә Парижны барып күрү өчен француз телен өйрәнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Суд заключил под стражу водителя влетевшего в Троицкий мост Петербурга Porsche

«У нас бабичник»: Гузеева улетела на малую родину без мужа и дочери

Посольство Болгарии в РФ отреагировало на слухи о невыдаче шенгенских виз россиянам

Александр Бастрыкин отреагировал на ситуацию с лекарствами для орловских льготников