Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә йортлар салуга карата төп таләпләрне атады

0

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләре алып баруга карата төп таләпләр - йортлардагы катлар санын саклау һәм транспорт логистикасын тәэмин итү, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында. Утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомство җитәкчеләре һәм архитектура берләшмәсе әгъзалары катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казанның тарихи җирлеге территориясендәге яңа төзелеш проектлары хакында хәбәр итте. Комиссия каравына 18 объект чыгарылды.

Моннан тыш, Миңнехановка Казанның тарихи җирлеге территориясендә шәхси торак йортлар проектларын әзерләү хакында сөйләделәр. Әлеге тема буенча «Шәһәрне үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе эксперты Светлана Персова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе нигезендә архитектура проектларын куллану максатка ярашлы булган территорияләр билгеләнгән. Алар – Адмиралтейская бистәсе, 2нче һәм 3нче Таулар районы, Подлужная һәм Фәтхуллин урамнары территориясе.

Раслана торган проектлар мәдәни мирас объектларының сакланышын тәэмин итәргә һәм территорияләрнең тышкы күренешен бозмаска тиеш, дип белдерде Миңнеханов.

«Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләре алып баруга карата төп таләпләрнең берсе - йортлардагы катлар санын саклау һәм транспорт логистикасын тәэмин итү», - дип искәртте ул.

Утырышта катнашучылар шулай ук Зөя утрау-шәһәрлеге территориясендә ике шәхси торак йорт төзү проектын карады. Әлеге проектларның нигезен ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан архив документларына таянып әзерләнгән агач төзелеш сәнгате объектларының типовой проектлары тәшкил итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Студент рассказал о спасении людей из тонущего автобуса в Петербурге

Спортсменка из Бурятии стала чемпионкой России по боксу

Чешская полиция объявила в розыск "генерала российской военной разведки"

Патриотическая акция «Вальс победы» прошла в Лобне