Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Радик Сабиров яшь журналистларның тел ягыннан «чамалы» булуын әйтте

0
Радик Сабиров яшь журналистларның тел ягыннан «чамалы» булуын әйтте

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров яшь журналистларның тел ягыннан «чамалы» булуын әйтте.

«Яшь журналистлар киләләр, тел ягыннан чамалы. Алар сүзгә-сүз тәрҗемә белән мавыга. Безгә эшкә килгәч, мин аларга беренче эш итеп тәрҗемә ясарга кушам. Рус текстын калькалар белән тәрҗемә итәләр. Кайвакыт аларның текстларын өр-яңадан язарга туры килә», – диде ул.

Радик Сабиров татар матбугатында кадрлар җитмәвен дә билгеләп үтте. «Кадрлар җитмәвен танырга кирәк. Узган елны мин үзебезнең редакциягә беренче курста укыган студент кызны чакырып китердем. Аны хәзер башка редакцияләргә дә җәлеп итәргә тырышалар. Яшьләр бөтенләй юк дип әйтмәс идем, ләкин алар бик аз», – ди ул.

Тел белгече булгач, үзем балаларыма хатасыз язу үрнәген күрсәтергә телим, ди ул. «Үземнең балаларым татар гимназиясендә укый. Мин үзем аларга үрнәк булырга тырышам. Аларга смс язган вакытта да, эндәш сүзләрдән соң өтер куям. Алар хатасыз язуны күреп үсәргә тиеш. Шуннан үзләре дә ияләшәчәк», – ди Радик Сабиров.

Баш мөхәррир фикеренчә, соңгы арада журналистларның җиңел темалар язып кына популяр буласылары килү тенденциясе чагыла.

«Аналитик темалар кирәк. Татар матбугатыннан кайбер басмалар «сары пресса» ясарга тели. Бу, әлбәттә, кайчак укучыларның ихтыяҗын да исәпкә алып эшләнә. Ләкин татар матбугатында темалар гадиләшә дип әйтмәс идем мин, чөнки авыр теманы да бик җиңел итеп укучыга җиткерергә була. Монда күп нәрсә язу стиленнән дә тора. Язу стиле гадиләште. Аны танырга кирәк. Башисемнәрне дә гадирәк, халыкка аңлаешлырак итеп биреп, элеккеге калыплардан качарга тырышабыз», – ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ

В Москве на МКАД произошло массовое ДТП

В РПЛ сменился лидер турнирной таблицы

В Наро-Фоминске ликвидировали крупный пожар в ангаре