Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка белән товар әйләнеше артуы турында әйтте

0

Татарстан мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Джанита Абейвикрема Лиянага белән очрашуда белдерде.

Татарстан җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан белән Шри-Ланка арасында товар әйләнеше соңгы вакытка кадәр аз булды. Әмма узган ел нык артты һәм күрсәткеч 36 млн АКШ долларына кадәр җитте.

«Россиянең Көньяк Азия илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив юнәлештә үсеш алды. Шри-Ланка - Татарстан туристларының яраткан ял итү урыннарының берсе. Без илләребезнең дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Шри-Ланка белән хезмәттәшлеген югары бәялибез», - диде Татарстан Рәисе кунакны сәламләп.

Аның сүзләренчә, Азиядә Татарстанда җитештерелә торган МИ сериясе вертолетлары, «КАМАЗ» йөк машиналары үзләрен күрсәтте инде. Республика - шактый зур сәнәгать потенциалы булган Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Аның икътисадының нигезен нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тәшкил итә. Монда шулай ук самолетлар, электрон җиһазлар, оптика, медицина инструментлары, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка товарлар җитештерелә. Республика продукциянең яртысына якынын экспортлый, диде Миңнеханов.

Татарстан Россиядә инвестицион климат рейтингында алдынгы урыннарны били, дип өстәде Татарстан җитәкчесе. Ул инновацион инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирә. Аерым алганда, төбәктә биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР), ике махсус икътисади зона, индустриаль һәм сәнәгать парклары, технопарклар, бизнес-инкубаторлар эшли.

«Без мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә дә багланышларны киңәйтергә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанда әлегә Шри-Ланкадан 10 студент кына укый. Татарстан Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Сезнең сәфәр бу процесска яңа этәргеч бирер, дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Шри-Ланканың Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Татарстанга эш сәфәре белән килде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Стало известно, сколько готовы потратить россияне на косметический ремонт

Педагоги из Якутии провели мастер-классы и игры на выставке «Россия» в Москве

«Спускаюсь в метро и вижу — лежит на полу пожилая женщина». История про чудо

Росавиация расследует инцидент с пролетевшем над федеральной трассой самолетом в Подмосковье