Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде

0
Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде

Бүген Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде. Җаваплы вазифага РФ Президентының 2023 елның 10 маендагы 332нче карары нигезендә Нияз Галимҗанов билгеләнде. Ул вазифасын намус һәм гаделлек белән башкарырга, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәргә тантаналы рәвештә ант итте. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Район суды рәисе Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Югары суды, республиканың суд Департаменты идарәсе, район суды коллективы һәм җәмәгать судьялары исеменнән Нияз Галимҗановны тантаналы ант итүе белән котлады, законга хезмәт итүгә багышланган катлаулы һәм четерекле эшендә уңышлар теләде.

«Судья булу беренче чиратта зур җаваплылык. Эштә генә түгел, тормышыгызның һәр адымында, гаиләдә, хәтта гадәти көнкүреш шартларында да судья икәнлегегезне онытмаска кирәк. Сез хәзер кешегә күренеп торасыз. Судья булу никадәр авыр булса да, ул статусны югалтуы бик җиңел. Моның өчен бер ялгышу да җитәргә мөмкин. Үзегезнең көндәлек тормышыгызга җаваплы карагыз. Шулай булганда барысы да уңышлы барып чыгар», – диде Дамир Сабиров һәм Нияз Галимҗановка судьяның мөһим һәм төп билгесе булган мантия тапшырды.

Җәмәгать судьялары Руслан Нәбиуллин, Айгөл Шәймәрданова һәм суд администраторы Рәдис Хәлимов федераль судьяга хәер-фатиха юллады, эшчәнлеген гадел алып баруын теләде

Нияз Галимҗанов 1978 елның 14 маенда Ике Басу Арташ авылында туган. 2007 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. «Юрист» квалификациясен алган. 2012 елның декабреннән Саба район судында 1 разрядлы белгеч; 2013 елның мартыннан суд сәркатибе; 2014 елның сентябреннән судья ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнгән, 2 баласы бар.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Росавиация расследует инцидент с пролетевшем над федеральной трассой самолетом в Подмосковье

Названы пять самых сложных женщин по знаку зодиака

В центре Москвы обнаружили тело мужчины со следами жестокого избиения

Премьер Риши Сунак заявил, что следующие 5 лет — одни из самых опасных в истории Британии