Дәүләт Думасында күршенең алмаларын нинди шартларда өзеп алырга мөмкин булуны аңлаттылар
Әгәр агачлар билгеле бер бакча кишәрлеген саклый торган койма артына утыртылган булса, алар бакчачы милке дип саналмый. Мондый агачлардан закон буенча җимешләрне җыеп алырга мөмкин, моны теләгән һәркем эшли ала, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү янындагы бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин.
Койма артындагы территория муниципалитетка яки юридик затка - бакча ширкәтенә карый ала, дип билгеләп үтте Чаплин. «Закон нигезендә, милекченең бу җирне куллануга комачауларга хокукы юк. Димәк, сез үзегез койма артына чия яки кура җиләге утыртсагыз да, закон буенча теләгән һәркем агачлардан җиләкләрне җыя ала, чөнки бу инде сезнең җирегез түгел», – дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.
Әгәр күрше агачлары кишәрлекне күләгәли икән, милекчеләр аларны кистертә ала, дип өстәде депутат. Ул искәрткәнчә, һәр төбәкнең үз нормативлары бар, анда күрше кишәрлек чикләренә кадәр агачларны нинди арада утырту мөмкинлеге күрсәтелә.
Парламентарий закон буенча шәхси торак һәм бакча йортлары хуҗалары койма янындагы территорияне күзәтергә һәм, аерым алганда, анда агулы балтырган үсүенә юл куймаска тиеш, дип өстәде.