Айрат Хәйруллин Татарстан флагын Эльбрус тавына алып менгән
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Эльбрус тавына менгән. Ул республика флагы белән төшкән фотосын Телеграм-каналына куйды.
«Минем тыным кысыла, кояш нурлары кыздыра. Бер-ике сәгать кенә йокладым! Бүген без 12 сәгать йөрибез инде. Йөрәк күкрәктән чыгам дип сикерә. Һәм бу авантюра инде 7 көн дәвам итә, өстәвенә югарырак менгән саен, шулкадәр начаррак. Ашыгыч рәвештә аска төшәргә!» - дип язган ул үз организмының «уйлары» турында.
Шулай ук Хәйруллин таудан төшерелгән күренешләрнең фото-видеолары белән дә уртаклашты.