Рөстәм Миңнеханов Акдус алабаеның фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Акдус алабаеның фотосын күрсәтте. Анда Акдус урман янында яшел үләндә ята.
«Акдусны сагындыгызмы?» - дип язган Миңнеханов. Комментарийларда татарстанлылар этнең үсүенә сокланган.
Искәртик,2021 елда Рөстәм Миңнехановка Акдусны көчек килеш Төрекмәнстанның элеккеге президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде.