Рөстәм Миңнеханов Гражданнар мөрәҗәгатьләре идарәсенең эш принципларын раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе турында яңа нигезләмәне раслады. Шундый карар Республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Документта ведомствоның эшләү принциплары, бурычлары һәм максатлары санап үтелә. Идарәгә багышланган 2006 һәм 2013 елгы карарлар үз көчен югалткан дип танылган.
Карарда билгеләп үтелгәнчә, идарә – Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең структур бүлекчәсе, ул Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Министрлар Кабинеты Аппаратына адресланган «гражданнарның, шул исәптән юридик затларның мөрәҗәгатьләрен объектив, һәрьяклап һәм вакытында карауны тәэмин итү максатларында булдырылган».
Моннан тыш, ведомство Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен вакытында карауны контрольдә тотарга һәм аларга язма рәвештә җавап бирергә, ТР дәүләт органнарының республика җитәкчесе йөкләмәләрен каравын күзәтергә, халыкка аңлату эше башкарырга тиеш.
Бу структура шулай ук мөрәҗәгатьләрне теркәргә, алар буенча гражданнар куйган мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы мәгълүмати-белешмә материаллар һәм тәкъдимнәр әзерләргә, төбәк халкына аларның мөрәҗәгатьләре карауга җибәрелгән булуы турында хәбәр итәргә, Татарстан Рәисенең гражданнарны шәхси кабул итүен оештырырга тиеш.
- Рөстәм Миңнехановның социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оперштаб составын үзгәртүен «Татар-информ» алдарак хәбәр иткән иде.