Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Миңнеханов Толстойның 200 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнашты

0
Миңнеханов Толстойның 200 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рус әдәбияты классигы Лев Толстойның 200 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш видеоэлемтә аша узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лев Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрүне оештыру комитеты 2022 елның августында төзелде, аның белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно җитәкчелек итә.

Бүгенге чараны Вайно үткәрде. Утырышта катнашучылар РФ Президентының «Л.Н.Толстойның 200 еллыгын бәйрәм итү турында»гы 34нче карары үтәлешенең барышы, шулай ук юбилей чаралары планы проектын әзерләү турында фикер алышты.

Аерым алганда, Лев Толстойның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү үзенчәлекләре, язучының юбилеена «Л.Н.Толстойның «Ясная Поляна» музей-усадьбасы» дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгын әзерләү, шулай ук классикның Казанда һәм Кавказда булуы кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Оештыру комитеты утырышында Татарстаннан шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстанда 2028 елда Лев Толстойның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрүнең төп юбилей чаралары планы проектына тәкъдимнәр әзерләнде.

Фәнни, мәгълүмати һәм күргәзмә проектлары, фәнни һәм фәнни-популяр басмалар, каталоглар әзерләү, бәйгеләр, фестивальләр һәм мәдәни-мәгариф чаралары үткәрү каралган. Моннан тыш, юбилей чаралары кысаларында республикада язучының исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә: аның исемендәге скверны һәм башка объектларны реставрацияләү эшләре бара.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






10-й Ак Барс Банк Казанский марафон собрал около 30 000 участников

Пустые оскорбления: состоялось первое слушание по делу Киркорова и Успенской

«Лакмусовая бумага»: Краснов об ответах США и Германии по теракту на «Северных потоках»

Перевозки сельхозпродукции по ЖД проиндексируют