Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры гастрольләре бара

0

Мәскәүдә «Модерн» драма театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының ике көнлек гастрольләре бара. Мәскәүлеләргә һәм башкалада яшәүче Башкортстан кешеләренә башкорт театры режиссер Айрат Абушахмановның ике популяр спектаклен тәкъдим итә. «Башинформ» шул турыда яза.

Кичә Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» повесте буенча музыкаль мелодрама аншлаг белән күрсәтелде. Төп рольдә – Россиянең, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров.

Бүген Мәскәү гастрольләренең соңгы көнендә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Мәскәүдә яшәүчеләрнә узган сезонның иң яхшы премьераларының берсен – «Синсез килгән  язлар» спектаклен тәкъдим итә.

Мелодрама Зифа Кадыйрова повесте буенча куелган. Төп рольләрдә – Башкортстанның атказанган артистлары Римма Каһарманова һәм Гөлнара Казакбаева. Спектакльдә ике хатын-кызның тарихы күрсәтелә, алар характерлары буенча тормышка карата бөтенләй төрле, әмма алар ярата, аларны яраталар. Хатын-кызлар көндәлек, көнкүреш, эш, гаилә мәшәкатьләрендә. Һәм аларның икесе белән дә бер үк хәл була – ире хыянәт итә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Сдал подельников - и вдруг умер: Странная смерть банкира, давшего показания на "полковника-миллиардера" Захарченко

Эквайеры спускаются в подземку // Банкиров привлекают большие обороты по счетам метрополитена

Московское море: каким оно было?

В России подскочили цены на съем квартир