Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Миңнеханов: Үзбәкстан - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе

0
Миңнеханов: Үзбәкстан - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе

БүгенТатарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән КazanForum мәйданчыгында очрашты.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Үзбәкстан - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе. Товар әйләнеше күләме арта һәм уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Хезмәттәшлекне ныгытуга рәсми һәм бизнес делегацияләрнең үзара визитлары ярдәм итә. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бездә кооперация өчен бик яхшы мөмкинлекләр бар, без аларны нәтиҗәле кулланырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук мәгариф, фән, мәдәният, туризм, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек актив алып барыла. Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясенә зур игътибар бирелә - бу якынча 8,8 мең кеше.

Җәмшид Хоҗаев үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёвтан җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

Аннары яклар яңа уртак проектлар перспективалары һәм сәнәгать кооперациясен киңәйтү турында фикер алыштылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Тренер ЦСКА Федотов не стал объяснять, почему Акинфеев не сыграет с "Зенитом"

Зобнин: гол в ворота «Краснодара» — один из самых красивых в карьере

Мусаев — о поражении от «Спартака»: извиняюсь перед всеми жителями Краснодара

"Газета.Ru" представляет самые яркие кадры прошедшей недели