Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

«Татмедиа» һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Мәгълүмат агентлыклары союзы меморандум төзеде

0
«Татмедиа» һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Мәгълүмат агентлыклары союзы меморандум төзеде

«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) Мәгълүмат агентлыклары союзы (UNA) генераль директоры Мөхәммәт Абдраббо Альями хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Имзалау KazanForum кысаларында «Россия – Ислам дөньясы: тотрыклы үсеш һәм икътисади алга бару өчен медиахезмәттәшлек» сессиясендә узды.

«Үзара багланышларның без бүген эшләячәк стандарты киләчәктә дә үсештә булыр дип өметләнәбез. Бу сессияне без федераль коллегаларыбыз белән бергә әзерләдек, шуңа күрә монда яңгыраган фикерләр бөтен илдә ишетеләчәк, дип ышандырам», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Меморандумны имзалар алдыннан, сессиядә катнашучылар заманча массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш үзенчәлекләре, шулай ук Россия һәм ислам дөньясы илләре журналистларының үзара хезмәттәшлек юллары турында фикер алышты.

«Без беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә уза торган «Kazanforum»ны Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык итеп күрәбез. Планетада фундаменталь үзгәрешләр бара, яңа, гаделрәк күпполяр дөнья тәртибен формалаштыруның катлаулы процессы дәвам итә», – дип белдерде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары, Россия Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «коллектив көнбатыш» дип аталган оешманың аның гегемониясен танымаган илләргә мәгълүмати сугыш игълан итүен белдерде, мондый шартларда журналистлар һәм мәгълүмат чараларының роле күп тапкырлар артуын искәртте.

Сессия спикерларының берсе «Анадолу» агентлыгының (Төркия) чит ил тапшыруларының баш мөхәррире Эрман Юксель иде. Ул дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чараларының аерым игътибарын исламофобия һәм русофобия белән көрәшкә юнәлтергә чакырды.

«Даими конференцияләр үткәрү кирәк булган махсус темалар бар. Алар арасында исламофобия һәм русофобия. Бу мәсьәләләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары конкрет гамәли карарлар кабул итәргә тиеш», – дип белдерде ул.

«Соңгы вакытта Россиягә дә, Төркиягә дә мәгълүмати басым арта. Шуңа күрә безнең илләр дә мәгълүматны дөрес һәм намуслы итеп тәкъдим итәргә тиеш. Негативка күп игътибар бирелә, уңышларны күбрәк яктыртырга кирәк», – диде Эрман Юксель.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Что думал Константин Крылов о национальной политике России, миграции и исламизации, и насколько его мысли актуальны сегодня

Хабаровский край ждет нового губернатора: четвертого за шесть лет

Нашли тело в шахте лифта: как сложилась жизнь режиссера «Девчат» Юрия Чулюкина

Сегодня ФК «Оренбург» сыграет с московским «Локомотивом». Смогут ли «железнодорожники» взять реванш за поражение в Москве?