Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Пакистанга вертолетлар, суднолар һәм җиһазлар китерергә әзер

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасы сәүдә министры Сәед Навид Камар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Пакистан Россия өчен Көньяк-Көнчыгыш Азиядә өстенлекле партнерларның берсе булып тора. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрә. Төрле тармакларда, шул исәптән транспорт, энергетика, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүнең яхшы перспективалары бар. ШОС кысаларында үзара багланышлар үсеш ала.

Татарстан Россия-Пакистан мөнәсәбәтләре кысаларында Пакистан белән хезмәттәшлек итәргә тели, дип билгеләп үтте республика Рәисе. Ул 2017 елда Лахор һәм Исламабад шәһәрләренә сәфәре турында искә төшерде, Пакистан делегацияләре Татарстанга да килгән иде.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисад өлкәсен, мәгариф һәм фәнне, туризмны, мәдәниятне билгеләде. Диалог өчен яхшы мөмкинлекләр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мәйданчыгында булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов үзара сәүдә күләмен арттыру кирәклеге турында белдерде. Республика Пакистанга вертолетлар, суднолар, йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, АСК товарлары, төрле типтагы җиһазллар китерергә әзер, диде ул.

Пакистанның сәүдә министры Татарстанның икътисади казанышларын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Пакистан бизнесы Россия базарында, шул исәптән Татарстанда эшләү белән кызыксына. «Без бер-беребезне яхшырак белергә, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә тиеш. Бу тукыма һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү булырга мөмкин», - диде Сәед Нәвид Камар һәм Татарстан һәм Пакистан эшлекле даирәләренең очрашуын оештырырга тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Пятиэтажный дом частично обрушился в Республике Коми

Зобнин открыл счёт в матче «Спартак» — «Краснодар» в 28-м туре РПЛ

Путин утвердил структуру нового правительства РФ

В Москве жители дома две недели слышат мяуканье запертой в квартире кошки