Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Тарихчы Илнур Миргалиев: Татар фәнен популярлаштырырга кирәк

0
Тарихчы Илнур Миргалиев: Татар фәнен популярлаштырырга кирәк

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев татар фәнен популярлаштырырга кирәк, дигән фикерен әйтте. 

«Татар галимнәрен мәктәпләрдә өйрәнмиләр. Татарстан тарихын укыту сәгатьләре күпме генә калды. Икенчедән, тарих фәнен татар мәдәнияте, әдәбияты аша өйрәтә алган укытучыларның дәрәҗәсе нинди?! Укытыр өчен әсбаплар да кирәк. Интернетта безнең эшләрне табып, кулланып була, тик барыбер методик нигез кирәк. Татар фәнен популярлаштыру, халыкка җиткерү җитми. Татар галимнәренең фән дөньясына керткән өлешләрен яшьләргә күрсәтергә кирәк. Алар бүгенге галимнәр таяна алырлык җитди эшләр калдырган», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Тарих институтында «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциянең секцияләре узды. Тарихчы бу галимнәрнең эшләре хәзерге галимнәрне дә кызыксындыруын әйтте.

«Алар әйткән фикерләр бүгенге галимнәрне дә кызыксындыра. Кайбер фикерләре турында бәхәсләшергә була, әлбәттә, тик күбесе бүгенге көндә дә актуаль», – диде ул. 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Ремонт Центральной улицы в Черноголовке завершат до конца года

WhatsApp поменял зеленый дизайн на черный и белый

Некапитальное строительство в Москве от компании Граунд

"Спартак" и "Краснодар" объявили стартовые составы на матч чемпионата России